Ессентуки

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ессентукиmap
Remove ads

Ессентуки (рус. Ессентуки) — Россия шәһәре, Ставрополь краеның халык саны буенча бишенче шәһәре, Кавказ минераль сулары экологик-курорт төбәгенең үзәге. Санатор-дәвалау курорты буларак таныш, федерация әһәмиятле курорты.[5]

Кыска фактлар Ессентуки, Нигезләнү датасы ...

Халык саны — 100 969 кеше.[6]

Remove ads

География

Шәһәр Ставрополь калкулыгының көньягында, Подкумок елгасының үзәнлегендә, Ставропольдан 213 километр көньяк-көнчыгыштарак, Пятигорскидан 17 километр көнбатышрак урнашкан. Тимер юл станциясе (Минеральные ВодыКисловодск сызыгы).

Тарих

1798 елда биредә Ессентукский хәрби-чик буе редуты нигезләнә; 1803 елда юкка чыгарыла.

XIX гасырның башында биредә минераль су чыганкаларны тапканнар. 1825 елда генерал Ермолов инициативасы буенча элекке Ессентукский редуты янында Ессентукская станицасы нигезләнә.

1840-елларда Ессентуки суларны шешәләргә салып куярга һәм башка шәһәрләрге җибәрә башлыйлар. 1875 елда Ессентукига тимер юл килә, шул сәбәпле дәвалануга килүчеләр саны арта башлый (1883 елда — ~5 мең кеше, 1900 елда — 13 мең кешедән артык, 1913 елда — 38,6 мең кеше).

1917 елда Ессентукига шәһәр статусы бирелә.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 10 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 11 гыйнварында азат ителә.

Remove ads

Халык

1897[7]1926[7]1939[7]1959[8]1970[9]1979[10]1989[11]2002[12]2010[6]
~4 400 ~7 000 ~16 400 48 101 64 928 77 686 85 082 81 758 100 969

Милли состав

Подробнее Милләт ...

Икътисад

Эшкә яраклы халкының зур өлеше санатор-курорт комплексында эшли.

Азык тәмлеткеч сәнәгатенең ширкәтләре, трикотаж фабрикасы, тегү фабрикасы, аяк киеме фабрикасы.

Галерея

Шулай ук карагыз

  • Ессентуки (минераль су)

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads