Ставрополь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ыстарапул[9], Ставрополь (рус. Ставрополь, 1935 елга кадәр — Ставрополь-Кавказский; 1935—1943 елларда — Ворошиловск) — Россиянең Ставрополь краендагы шәһәре, край үзәге.
2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 398 539 кеше яши[10].
Ставропол калкулыгында урнашкан. Тимер юл стансасы, автомобиль юллар төене.
Ставрополь 1777 елда Россия территорясенең көньяк тарафын киңәйтү өчен кальга буларак төзелгән. 1822 елдан Кавказ өлкәсе, 1847 елдан Ставрополь губернасының үзәге. Төньяк Кавказның эре сәнәгать вә мәдәният үзәкләреннән берсе. 1918 елда — Ставрополь Совет Җөмһүриятенең башкаласы. Машиналар төзү һәм металл эшкәртү (станок, әсбап, автомобиль кранннары, автотагылмалар, электр аппаратурасы һ.б. эшләп чыгарыла), химия (техника күмере, химия реактивлары һәм лүминофорлар заводлары), җиңел, өй җиһазлары сәнәгатьләре ширкәтләре бар. Төзелеш материаллары, полиграфия комбинатлары эшләп торалар. 5 югары уку йорты (политехника, авыл хуҗалыгы, табибият, педагогия институтлары), берничә ўрта махсус белем йорты, 2 театр (драма вә курчак театрлары), 3 музей хезмәт күрсәтә. Берничә фәнни-тикшеренү институт бар.
Remove ads
Халык
1897[11] | 1926[12] | 1931[13] | 1939[14] | 1959[15] | 1970[16] | 1979[17] | 1989[18] | 2002[19] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
41 590 | 57 405 | 55 926 | 85 251 | 141 023 | 198 251 | 258 233 | 318 298 | 354 867 | 398 539 |
Милләтләр (2010): руслар — 88,1%, әрмәннәр — 4,5%, украиннар — 1,0%.
Административ бүленеш
Шәһәр 3 районга бүленгән:
- Ленин районы
- Октябрь районы
- Сәнәгый районы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads