Илья Артамонов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Илья Артамонов
Remove ads

Илья Артамонов, Илья Николай улы Артамонов, рус. Артамонов Илья Николаевич (1960 елның 25 апреле, Новосибирск) – рәссам (график), проектлаучы. ССРБ, РСФСР (1988) һәм Татарстан АССР (1989) рәссамнар берлеге әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Кыска фактлар Илья Артамонов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Тукай премиясен тапшыру. 2016

1960 елның 25 апрелендә Новосибирскида туган. Әтисе Николай Степан улы Артамонов Казанның күп кенә биналарын (Татар ашлары йорты (1970), Химиклар мәдәният сарае, «Идел» яшьләр лагере, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Яңа Кырлайдагы Тукай музее (1974-1975) һ.б.) бизәүдә катнашкан шәхес. Улы Илья белән икесе проектлау эшендә ун ел бергә («Казан» (Казанский), «Нарат урманы» (Сосновый Бор), «Төзүче» (Строитель) санаториийләрен, «Радиоприбор» заводы ашханәсен бизәү проектлары) эшлиләр.
Казан сынлы сәнгать укуханәсенең сынлы сәнгать–педагогика бүлеген (1979), В.И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсенең интерьерны проектлаштыру бүлеген (1984) тәмамлаган.
1985-1991 елларда ССРБ рәссамнар берлегенең үзәк экперименталь студиясе (Сенеж күле, җитәкче М.А. Коник) үткәргән еллык семинарларда, 1982 елдан Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургда, Алманиядә, Италиядә, Һолландиядә («VOTH /ВОТ»)[2] узган күргәзмәләрдә катнаша.

Remove ads

Иҗаты

Үзенчәлекле рәссам. Сәнгатьне икеләтү юлы белән натурадан копия ясау дип кабул итми. Сынлы сәнгать — кешенең тышкы һәм эчке дөньяны тоемлавын бирә алучы, күзгә күренүче һәм күренмәүче җисемнәрне истә калдыручы тамга, кодларның аерым теле дип саный. Иҗатында төрледән төрле традицияләргә — Борынгы Русь мәдәнияте, мөселман Көнчыгышы мәднияте, Европа авангарды һәм рус авангардына таяна.

Композицияләре

  • «Иске утюг»
  • «Тегү машинасы»
  • «Мунча»
  • «68нче санлы йорт»
  • «Иске мичкә»
  • «Таможня»
  • «Йорт»
  • «Иртә» (Хатыны һәм улы портреты)
  • «Репродукция белән портрет»
  • «Төнге әңгәмә» (Рәссам Е. Голубцов портреты)
Thumb
И.Н. Артамонов. «Кара пәрдә». 1994
Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads