Ультрашәмәхә нурланыш

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ультрашәмәхә нурланыш
Remove ads

Ультрашәмәхә нурланыш (ультрашәмәхә, УШ, UV) — күзгә күренүче нурланышның шәмәхә төстәге очы белән рентген нурланышы арасындагы өлкәне алып торган электромагнит нурланышы (380 — 10 нм, 7,9×1014 — 3×1016 Гц). Диапазон шартлы рәвештә якын (380—200 нм) һәм ерак, яки вакуум (200-10 нм) ультрашәмәхәсе өлешләренә бүленә. Вакуум ультрашәмәхәсе үз билгеләмәсен Җир атмосферасы тарафыннан йотылу сәбәпле бары тик вакуум приборлары тарафыннан гына тикшерү мөмкин булганга ала.

Кыска фактлар Ультрашәмәхә нурланыш, Әүвәлгесе ...
Кыска фактлар Электромагнит нурланыш ...
Remove ads

Ачу тарихы

Ультрашәмәхә нурланыш 1801 елда немец физигы Иоганн Вильгельм Риттер тарафыннан ачыла. Вакуум ультрашәмәхәсе 1893 елда Виктор Шуманн тарафыннан табыла.

Ультрашәмәхә чыганаклары

Thumb
Кояшның ультрашәмәхә спектрда ясалма төсләр аркылы күрсәтелгән нурланышы

Җирдә ультрашәмәхәнең төп чыганагыКояш. Шулай ук көндәлек тормыш ихтыяҗларында яки фәндә куллану өчен ультрашәмәхә нурланыш чыгаручы төрле лампалар җитештерелә.

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads