Ипполит Крашенинников
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ипполит Михайлович Крашенинников (1884 елның 19 сентябре (2 октябре), Чиләбе, Россия империясе — 1947 елның 27 октябре Ленинград, ССРБ) — совет ботанигы һәм фитогеографы. Биология фәннәре докторы (1936), профессор (1939)[2].
Remove ads
Тормыш юлы
Иполит Крашенинников 1884 елның 19 сентябрендә (2 октябрь) Чиләбе шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Мәскәү реаль училищесында укый. 1905 елда Мәскәү югары техник институтына укырга керә, ләкин Мәскәү университетының физика-математика факультетының табигый бүлегендә укуын дәвам итә, 1914 елда аны тәмамлый. Шуннан соң 5 ел дәвамында Санкт-Петербург ботаника бакчасында эшләгән. 1920 елга кадәр Дон политехника институтында ассистент була. 1920—1921 елларда Крашенинников Яңа Черкас педагогика институтында укыта, шуннан соң, Баш ботаника институты хезмәткәре булып, Мәскәүгә күчеп килә.
Иполит Крашенинников Уралга күп кенә фәнни экспедицияләр катнашучысы һәм оештыручысы булган. 1905 елда ук ул күлләрне тикшерү өчен Урал аръягына Мәскәү табигать белеме яратучылар җәмгыяте тарафыннан җибәрелә. 1909 елда Крашенинников Аргунь бассейнын өйрәнә. 1928—1931 һәм 1934—1936 елларда ул ССРБ фәннәр академиясенең Урал экспедицияләре белән җитәкчелек итә. Ипполит Крашенинников, Валерий Грубов, Модест Ильин, һәм Уфа ботаника бакчасының фәнни хезмәткәре Евгения Алисова, 1959 елда төгәлләнгән, әмма 1966 елда гына нәшер ителгән «Башкорт АССР үсемлекләрен билгеләүче» китабын бастру белән шөгыльләнәләр.
1934 елның көзендә Крашенинников диссертация якламыйча, биология фәннәре докторы дәрәҗәсе ала. 1939 елның декабрендә профессор дәрәҗәсен ала.
Ипполит Михайлович Крашенинников 1947 елның 27 октябрендә Ленинградта вафат була.
Remove ads
Бүләкләр
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1945 елның 10 июне);
- РСФСР атказанган фән эшлеклесе.
Фәнни эшләр
- Опыт филогенетического анализа некоторых евразиатских групп рода Artemisia в связи с особенностями палеогеографии Евразии. 1946.
- Географические работы. 1954.
- Роль и значение ангарского флористического центра в филогенетическом развитии основных евразиатских групп Польшей подрода Euartemisia. 1958.
Хәтер
Мәкәү дәүләт университетының җир өйрәнү музеенда (төп бинаның 24 катында) И. М. Крашенинников бюсты урнаштырылган[3].
И. М. Крашенинников хөрмәтенә аталган үсемлекләрнең нәселе һәм кайбер төрләре:
- Hippolytia Poljakov, 1957
- Acanthophyllum krascheninnikovii Schischk., 1936
- Artemisia hippolyti Butkov, 1941
- Astragalus krascheninnikovii Kamelin, 1981
- Oxytropis hippolyti Boriss., 1936 — Остролодочник Ипполита
- Plantago krascheninnikovii Ye.V.Serg., 1961 — Подорожник Крашенинникова
Remove ads
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads