Йортлаштыру
сыерларны йортлаштыру From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Йортлаштыру, кулга ияләштерү, доместикация (лат. domesticus — "өйгә ияләшкән") — озын берничә буын дәверендә, кеше тарафыннан кыргый формадан генетик изоләцияда тотып ясалма сайлауга дучар ителгән, кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең үзгәрү процессы.

Йортлаштыру тарихы
Һуннар вакытында аулап алынган хайваннарны бәйләп яки кәртәлә асраганнар. Бөтен хайваннар да кулга иялешеп китә алмаган.
Төрле халыклар үзләре яшәгән өлкәдәге хайваннарны йортлаштырылган — антилопалар, торналарны, ләкләкләрне, кара еланнарны, һәм хәтта крокодилларны. Галимнәр борынгы кешеләре мегатерийны һәм мәгарә аюын да йортлаштырылган дип исәпли. Ә Гасдрубал Барка Б. Э.К .III гасыр азагында римлылар белән сугышта хәрби филләрне файдаланган. Төрле вакытны төрле урыннарда җәнлекләрдән сарык, үгез, марал, антилопа, төлке, чәшке, кеш, нартия; кошлардан — бытбылдык, фазан, тәвә кошы; балыклардан — толстолобик, амур, бөҗәкләрдән — төклетура, чебеннәр. Чебеннәрне ияләштерү башкарылды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эш фермаларда тиресне утильләштерү өчен башкарыла.
Кулга ияләшкән хайваннар барлыкка килүе кешенең үзенең тормышын тулысынча үзгәртә. Йорт хайваннары булуы кешене ачлыктан коткара. Этләр сунарда ярдәм итә, хәвеф барлыгын искәртә.
Кулга ияләштерү озак процесс. Төньяк боланнарын һәм этләрне Б. Э.К 18 мең ел элек кулга ияләштерелгән дигән фараз бар. Сарыклар 18 мең ел элек; кәҗәләр һәм чучкалар 6,5 мең ел элегерәк; сыерлар 5 мең ел элек; ефәк корты — 4,5 мең ел элек кулга ияләштерелгән.
Аерым бер төр хайваннар Җир шарының билгеле бер районында башкарылган. Мәсәлән: атлар — Евразия далаларында, тавыклар — Һинд далаларында, цесарка — Африкада, күркәләр — Америкада, өйрәкләр һәм ефәк корты — Кытай, күгәрченнәр, Нил казлары һәм мәче Мисырда башкарылган дип исәпләнә. Чучка, куян һәм кәҗәләр берничә урында йортлаштырылган дип исәпләнә.
Йортлаштырылган хайваннарны артан үстерү һәм үрчетү кеше өчен кирәк булган төрле билгелерне сайлап алу (селекция) ысулы белән яңа токымнар чыгару күз уңында тотыла.
Кошларны йортлаштыру йомырка алучанлыгын һәм тиз үтүчәнлеген өчен башкарылган. Кыргый казларның массасы 5-6 кг булса, ит өчен үстерелгәннәрне 12 кг га җитә. Кыргый үрдәк, тавык, бүдәнә елына 6-19 йомырка салса, йортлаштырылганнары 300-400 йомырка салган. Сарыкларны йортлаштыру берничә юнәлештә барган: берәүләр санын арттыру, ит-май токымнарының тән массасын арттыру, йон һәм сөт чыгымын арттыру.
Сыер малының сөтлелек, тән авырлыгы, үсемлек таләп ителгән. Сөт бирүче маллар елына 10-12 мең литр сөт бирә. Ит юнәлешендәге сыер авырлыга 1 кт артып китә.
Йорт хайваннары табигать шартларында ярдәмсез була. Әмма бу алар үз ата-бабалырыннан түбән дигәнне аңлатмый. Алар тик көндәлек тормышта яңа шартларына, кеше таләпләренә яраклашкан.

Remove ads
Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе
Икенче дулкын
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads