Урта диңгез

диңгез From Wikipedia, the free encyclopedia

Урта диңгез
Remove ads

Урта диңгезАтлантик океанның бассейнына караган һәм аның белән Гибралтар бугазы ярдәмендә тоташкан материкара диңгез. Ул Альборан, Балеар, Лигурий, Тиррен, Әдрән, Ионик һәм Эгей диңгезләрен үз эченә ала. Аның бассейнына шулай ук Мәрмәр, Азак диңгезләрен һәм Кара диңгезне кертәләр.

Урта диңгез
Thumb
УрнашуАвразия белән Африка арасы
Мәйдан2 500 мең км2
Иң зур тирәнлек5121 м
Уртача тирәнлек1541 м
Үтә күренмәлелек50—60 м.га кадәр м
Күләм3839 мең км3
Коючы елгаларЭбро, Рона, Тибр, По, Нил һ.б.
Remove ads

Тарих

Бүгенге көндәге Урта диңгез борынгы Тетис океанының калдыгы булып санала. Тетис океаны Урта диңгездән күпкә киңрәк һәм көнчыгышка таба җәелгән булган. Арал, Каспий, Кара диңгез һәм Мәрмәр диңгезләре шулай ук Тетисның калдыклары булып торалар. Ихтимал, элек Тетис бар яктан да коры җир белән әйләндереп алынган булгандыр, Пиреней ярымутравын Африка белән исә коры җир тоташтырып торгандыр.

Физик-географик белешмә

Урта диңгез 21 илнең ярларын юа:

Аурупада (көнбатыштан көнчыгышка): Бөек Британия (Гибралтар), Испания, Франция, Монако, Италия, Мальта (ил), Греция, Төркия (Аурупадагы өлеше), Черногория, Хорватия, Албания, Словения;
Азияда (төньяктан көньякка): Төркия (Азиядагы өлеше), Сирия, Кипр Җөмһүрияте, Лөбнан, Исраил һәм Мисыр (Азиядагы өлеше);
Африкада (көнчыгыштан көнбатышка): Мисыр (Африка өлеше), Ливия, Тунис, Алжир, Марокко һәм Испания.

Мәйданы 2 500 мең км².

Суының күләме 3 839 мең км³.

Уртача тирәнлек 1 541 м, максимум — 5 121 м.

Иң эре утраулар: Балеар утраулары, Корсика, Сардиния, Сицилия, Крит һәм Кипр.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads