Калтасы районы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Калтасы районы (рус. Калтасинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Калтасы авылы Уфадан 202 км еракта ята. Кызыл Кама, Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнары белән чиктәш. Күпчелек халыкны чирмешләр һәм татарлар тәшкил итә.
Remove ads
Географик сыйфатлама
Район урман-суарга бай. Урманнар мәйданның 33,6%ын биләп тора. Тере Танып елгасы, 119 елга, елгачык һәм чишмә. Урҗабаш, Борай, Кузбай, Калтасы, Краснохолм, Надеждино нефть ятмалары бар.
Тарих
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. Идарә башта Кызыл Түбә авылында урнаша. 1932 елда Кызыл Кама районы белән берләштерелә. Идарә Никулга күчә. 1935 елда район яңадан икегә бүленә. Бу юлы идарә Калтасыда яңа административ бина төзелгәнче Кәлтәй авылына утыртыла.
Халык
Район 77 авылны һәм 8 меңнән артык кеше яшәгән Краснохолмский «моношәһәрен» берләштерә. Иң зур авыллар: Калтасы (2009 елда 4,6 мең кеше яши), Кутерем (1,19 мең), Зур Кәлтәй (0,92 мең).
Рәсми мәгълүматларга күрә районда чирмешләр (
45,9 %), руслар (19 %), татарлар (14 %), башкортлар (10,2 %), арлар (10.1 %) яши (2010).
Шул ук вакытта, 2024/2025 уку елына 13 гомуми белем бирү оешмасында 2709 укучы белем алган. Аларның милли составы буенча: марилар — 53 %, руслар — 23 %, татарлар — 18 %, удмуртлар — 9 %, башкортлар — 1,2 % кына.[2]
Башкорт телен дәүләт теле буларак 2515 укучы өйрәнгән, башкорт телен туган тел буларак 27 укучы өйрәнгән. Рус телен (туган тел буларак) һәм әдәбиятын 603 укучы өйрәнә. Мари теле һәм әдәбиятын 5 мәктәптә 182 укучы өйрәнгән. Удмурт телен һәм әдәбиятын 62 укучы өйрәнгән. Шулай итеп, 874 укучы туган телләрен өйрәнә, бу 38% тәшкил итә. Район мәктәпләрендә 43 туган тел укытучысы эшли, шул исәптән башкорт теле укытучылары – 15, мари теле укытучылары – 5, удмурт теле укытучылары – 1, рус теле укытучылары – 22. Һәм бер генә татар баласы да татар телен өйрәнми һәм татар теле укытучылары бер дә юк.[2]
Демография
Remove ads
Танылган кешеләр
- Заболотское һәм Шәрип авылларында сөргеннән кайткан шагыйрь Гамил Афзал яшәгән.
- Биредә, Калегино исемле мари авылында Анна Петровна Сыропятова – Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужковның анасы туган.
- Хәзер бетерелгән «Таң» газетының баш редакторы булып 1967-71 елларда татар язучысы Фәнзаман Баттал эшләгән.
- Куян авылында танылган тарихчы Риф(кать) Рәимов (1904-53) туган.
- Николай Исәнбаев (Түбән Качмашта туган) - фән докторы, профессор, Мари Элның атказанган фән эшлеклесе (1999).
- Роман Вәлишин (1937―1979), язучы, Удмурт АССР Дәүләт премиясе лауреаты (1980).
Remove ads
Мәгариф өлкәсе
Урта белем
2008-09 уку елында Калтасы районында 27 мәктәп: 15 урта, 12 төп эшләгәннәр. Укучылар саны – 3931. Милләтләре буенча беренче урында мари балалары – 1989 (50,6%), икенче урында татарлар – 819 (20,8%), өченче урында арлар – 368 (9,4%). Район мәктәпләрендә дүрт телдә (мари, татар, удмурт, рус телләрендә) укыту алып барыла.
Районда татар теленә мөнәсәбәт бер дә кешечә диярлек түгел. Бары 5 мәктәптә татар телен укыту оештырылган, дәресләргә 232 бала йөргән. Бу – укучы татар балаларының 27%ы.
Мари телендә 27 мәктәптә 451 укучы укый (мари баласының 23%ы). Мари телен предмет буларак 983 бала укый (49%). Гомумән 30 мәктәптә мари телен һәм әдәбиятын 1432 бала укый (72%). 5 мәктәптә 78 бала удмуртча укый (22%), барлыгы 7 мәктәптә 235 бала удмурт телен укый,колачлау өлеше — 63 %.[22]
Һөнәри белем
Уфа механика-технология колледжының Краснохолмский урындагы оешмасы 2003 елдан эшли. Әйләнә-тирә районнарны белгечләр белән тәэмин итә, 350 укучысы бар.
Remove ads
Мәгариф
Район газетасы «Заря» — «Ӱжара» рус һәм мари телләрендә чыгарыла.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads

