Камские зори (газета)

1965-2017 елларда Яр Чаллыда нәшер ителгән русча газета From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

«Камские зори» (тат. Кама таңнары) ― Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә 1965 елның 5 маеннан 2017 елның декабренә кадәр[1] нәшер ителгән атналык шәһәр газетасы. Оештыручы ― Камгэсэнергострой ГАҖ[2].

Кыска фактлар Tөр, Формат ...
Remove ads

Тарих

Thumb
Иске логотибы

1965 елда «Энергетик» исеме белән чыккан. 1970―1990 елларда татар телендә «Кама таңнары» исемендә дубляж газетасы чыгарылган (1990 елдан мөстәкыйль «Таң йолдызы» газетасы, беренче мөхәррире Йосыф Җимангулов). Камгэсэнергострой берләшмәсе ел саен 1000 ветеранга (сайлап) үз газеталарына язылу өчен иганәчелек ярдәме бүлеп биргән.

КамАЗ төзелгән 19701980-елларда газета атнага өч тапкыр 16-17 мең данә тираж белән чыга һәм Яр Чаллыда әйдәп баручы газеталарның берсе була. Газетаны хаклы рәвештә «КамАЗ һәм Камада яңа шәһәр төзелеше елъязмасы» дип атарга мөмкин. Газета саннарын карап, Түбән Кама ГЭСы төзелеше, автогигант заводлары төзелеше турында күп кенә нечкәлекләрне белергә, гаять зур төзелеш геройлары турында белергә мөмкин[3][4].

2017 елда басманың тиражы 980 данә тәшкил иткән[5].

Газетаның беренче баш мөхәррире Иван Киселев булган, аннан соң редакцияне К. С. Маркелов, В. А. Кабаков, 1975―1983 елларда ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре П. М. Столярова (1931―2000), И. Н. Власенко, М. Р. Пеньков, В. Н. Гофман, Г. М. Лукьянов, 1990―2006 елларда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты О. П. Юманькова, 2007 елдан Ә. З. Сәлимова җитәкләгән.

Биредә билгеле журналистлар: Т. Обухова, Г. Измайлова, И. Кузнецов, Г. Батухтина, З. Фадеева, И. Мазура, И. Яковлева, С. Алпатов, Н. Урманова, Р. Ясәвиев, А. Дунаева, Е. Костина, В. Лымарь, А. Бәширов, Р. Курамшин, фотохәбәрче ТР атказанган мәдәният хезмәткәре К. М. Ситдыйков эшләгән.

Редакция, юбилей уңаеннан, «Камгэсэнергострой: горизонты созидания» (Яр Чаллы,1999), «Камгэсэнергострой: ступени роста» (Яр Чаллы, 2004) китапларын, Камгэсэнергостройның 45 еллыгына фотоальбом, «Камские зори» зазетасының Камгэсэнергостройның юбилейларына багышланган махсус саннарын әзерләп чыгарган.

Газета редакциясе берничә мәртәбә журналистларның «Мои Челны» шәһәр конкурсы Дипломнары белән бүләкләнгән.

2018 елдан кәгазь вариантта газета ябылган. «Камские зори» белән беррәттән 47 ел чыгып килгән «Таң йолдызы» газетасын да япканнар[6]. «Камские зори» журналистлар коллективының бер өлеше «Камгэсэнергострой» АҖ электрон порталында (корпоратив интернет-сайт 2025 елның 11 июль көнендә архивланган.) эшләячәк дип планлаштырылган[5].

Remove ads

Кызыклы факт

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Ринат Билалов журналист хезмәт юлын әлеге газетада башлаган[5].

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads