Канаш (шәһәр)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Канаш (лат. тат. Kanaş, рус. Канаш, чуаш. Канаш) — Чуашиядә шәһәр, Канаш районының административ үзәге. Исеме чуашчадан "совет, киңәш" дигәнне аңлата.
Халык саны — 45 608 кеше (2010)[2]. Шулардан 11,5%ын татарлар алып тора (2010).
Remove ads
Тарих
Шәһәргә 1892 елда нигез салына. Ләкин аңа кадәрле дә монда Шәһран (чуаш. Шăхран) авылы булганы билгеле. Бу авылга 1588 елда шәех-Ран дигән кеше нигез салган була.
Халык
1926[3] | 1931[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
2 323 | ~3 400 | ~18 800 | 33 638 | 40 682 | 46 923 | 54 585 | 50 593 | 45 608 |
Милли состав (2002): чуашлар — 56,7%, руслар — 31,6%, татарлар — 9,3%.[9]
Шәһәрдә туган күренекле кешеләр
- Ринат Халитов (1957), Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2001), дирижер.
Мәгариф
Югары уку йортлары
- Чуаш дәүләт университеты (Канаш филиалы)
- Казан социаль һәм гуманитар белем институты (Канаш филиалы)
Урта һәм башлангыч белем бирү йортлары
- Канаш педагогик көллияте
- Канаш финанс көллияте
- Канаш медицина көллияте (Чабаксар филиалы)
- Петров көллияте
- Профессиональ училища
Икътисад

Канаш шәһәре Чуашиянең зур сәнәгать үзәге булып тора. Монда 6600 млн сум тавар әйләнелүче Чуашиядәге иң зур тимер юллар чуалышы урнашкан.
Биредәге 12 зур һәм 12 урта вә кечкенә предприятияда халыкның 30%ы (5,9 мең кеше) эшли.
- Канаш технологик оснастика заводы
- Канаш вагоннар ремонтлау заводы
- Канаш электртөягечләр заводы
- Канашавтоагрегат заводы
- Канаш лак-буягыч заводы
- АвтоСпецТехника-Канаш
- Тәрзә фабрикасы
- Канаш элеваторы (үле сылтама) һ.б.
Remove ads
Фотогалерея
Канаш администрациясе бинасы Мәңгелек ут монументы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads