Чуаш теле

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Чуа́ш теле́ (чуаш. чӑваш чӗлхи, Çovaş Çölxi, چأۋاش چۀلخې) — чуаш халкының милли теле, Чуашстан дәүләт теле. Телләр классификациясендә төрки телләрнең огур (болгар) төркеменә керә.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...

Чуашстаннан башка чуаш теле Татарстан, Башкортстан, Самар өлкәсе, Сембер өлкәсе, Сарытау өлкәсе кебек регионнарда кулланыла.

Сөйләшүчеләр саны — якынча 1,3 млн кеше (2002 ел җанисәбе).

Remove ads

Фонетика

Сузыклар

Подробнее Күтәрелеш, Рәт ...

а, ӑ, у, е, ӗ, ӳ, и фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; ы фонемасы сүзнең беренче иҗегендә генә мөмкин: ырат- «авырырга», тымар «тамыр». Рус алынмаларда о фонеманы да очрашып була: кино, пальто.

Тартыклар

Подробнее иренләшкән, тел алды ...

в, й, л, м, н, р фонемалары сүзнең барлык позицияләрдә очрашалар; рус алынмаларда б, г, д, ж, з, ф, ц татрыкларны да очрашып була.

Фонетик үзенчәлекләр: төрки з тартыгы р-га әверелә (ротацизм): тӑххӑр «тугыз»; төрки ш тартыгы л-га әверелә (ламбдаизм): кӗмӗл «көмеш»;

Сүз басымы

  • Сүздә кыска сузыклар (ӑ, ӗ) булмаган очракта басым соңгы иҗеккә төшә: самана́ «вакыт», кинеме́й «әби».
  • Сүздә кыска сузыклар булган очракта, басым соңгы тулы сузыкка төшә: ула́нкӑ «алабуга», ҫанта́лӑк «һава».
  • Сүзнең барлык сузыклары кыска булган очракта, басым беренче иҗеккә төшә: кӗ́мӗл «көмеш», кӑ́мӑллӑ «ачык йөзле».

Рус алынмалар төп формада чыганак телнең басымын саклыйлар; башка очракларда алар чуаш теленең кагыйдәләренә буйсыналар (бригадира́ «бригадирга», тетарта́ «театрда») яки буйсынмыйлар (тра́кторӑн «трактор янында», комсомо́лецӑн «комсомолчыда»).

Remove ads

Чуаш әлифбасы

Хәзерге чуаш әлифбасы XIX гасырның 70-елларда Иван Яковлев тарафыннан төзелә. Яковлев әлифбасында 25 хәреф булган (17 рус кириллицасы хәрефе һәм 8 өстәмә хәреф):

1926 елда хәрефе Ч хәрефе белән алыштырыла; 1933 елда әлифбасына рус алынмаларда гына булган Б, Г, Д, Ж, З, Ц хәрефләре өстәлә; 1938 елда тагын алты хәреф (Щ, Ъ, Ь, Э, Ю, Я) өстәлә, ә Ԡ, Ԣ, Ť хәрефләре Ль, Нь, Ть хәреф тезмәләре белән алыштырыла.

1947 елда алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла:

А а Ӑ ӑ Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ӗ ӗ Ж ж З з И и Й й К к Л л М м
Н н О о П п Р р С с Ҫ ҫ Т т У у
Ӳ ӳ Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ
Ы ы Ь ь Э э Ю ю Я я
Remove ads

Морфология

Чуаш теле морфологик төзелеше буенча агглютинатив телләр рәтендә тора.

Диалектлар

Чуаш теленең ике диалекты бар:

  • Вирьял яки Югары (анда o да у да бар) һәм
  • Анатри яки Түбән (анда у o өчен дә u өчен дә: югарыː тотă, «тулы», тутă «тәм» — түбәнː тутă, «тулы, тәм»).

Әдәби тел түбән диалектка нигезләнгән. Татар теле дә, күрше Урал гаиләсе телләре дә, мәсәлән чирмеш теле чуаш теленә йогынты ясаган, һәм шулай ук рус теле, монгол теле, гарәп теле һәм фарсы теле, алар чуваш сүзлек составында күп сүзләр өстәгән.

Remove ads

Массакүләм мәгълүмат чаралары

Чуаш телле газеталар, Чуашстаннан башка, Татарстанда, Башкортстанда, Сембер, Самар, Төмән өлкәләрендә һәм Санкт-Петербургда бастырып чыгарыла.[3]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads