Кирибати
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Кириба́ти Җөмһүрияте́ (кириб. Ribaberikin Kiribati, ингл. Republic of Kiribati) — Тын океанда, Полинезия һәм Микронезиядә урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Маршалл Утраулары, Микронезия Федератив Штатлары территориаль сулары белән, көнбатышта һәм көньяк-көнбатышта Науру, Сөләйман Утраулары һәм Тувалу территориаль сулары белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Токелау, Кук утраулары һәм Француз Полинезиясе территориаль сулары белән чиктәш. Дәүләт составына 33 кечкенә атолл (шул исәптән Гилберт утраулары) керә, аларның унөчесендә генә яшиләр. Гомуми мәйдан — 726,34 км². Халык саны — якынча 92 533 кеше. Башкаласы — Көньяк Тарава.
Remove ads
Диннәр
Кирибати Конституциясе (11нче статья) вөҗдан иреген һәм дин тоту иреген гарантияли [28]. 2012 елның хөкүмәт хисабы нигезендә, Кирибати халкының 96 % ы – христианнар [29], 1 % ы – башка диннәр тарафдарлары дип исәпкә алынган. Әлеге хисап нигезендә, мөселманнар ил халкының 0,01 % ын тәшкил итә [30].
Дәүләт гимны
Kunan Kiribati (“Кирибати җыры”) яки Teirake Kaini Kiribati (“Бас, Кирибати, аягүрә!”) дип атала торган җыр — Кирибатиның дәүләт гимны. Аның сүзләрен дә, көен дә Уриум Тамуэра Иотэба (Urium Tamuera Ioteba) иҗат иткән. Гимн 1979 елның 12 июлендә кабул ителгән һәм тагын унике елдан соң милли сораштыру аша кабат расланган.
Teirake kaaini Kiribati,
Anene ma te kakatonga, Tauraoi nakon te mwioko, Ma ni buokia aomata. |: Tauaninne nte raoiroi, Tangiria aomata nako. :|
Ibuakoia kaain abara, Bon reken te nano ae banin, Ma te i-tangitangiri naba. |: Ma ni wakina te kabaia, Ma n neboa i eta abara. :|
Kawakinira ao kairira, Nakon taai aika i maira, Buokira ni baim ae akoi. |: Kakabaia ara Tautaeka, Ma ake a makuri iai. :| |
Бас, Кирибати, аягүрә!
Кушыл рухланып безнең җырга, Җаваплы бул, бурычың үтә Һәм әзер тор ярдәм кылырга! |: Нык бул хаклыкта, игелекле, Сөй милләтеңне, кешелекне! :|
Тынычлыкка өмет-ниятләр, — Чынга ашыр барча теләк тә, Бергә типсә безнең йөрәкләр. |: Хөрмәт итик бер-беребезне, Бердәм үстерик бәх(е)тебезне! :|
Туры юлга юнәлт халкыңны, Имин булсын киләчәгебез, Суз сөюле ярдәм кулыңны. |: Ярлыкагыл хакимиятне, Бөтен кешене һәм милләтне! :| |
Bas, Kiribati, ayağürä!
Quşıl ruxlanıp bezneñ cırğa, Cawaplı bul, burıçıñ ütä Häm äzer tor yärdäm qılırğa! |: Nıq bul xaqlıqta, igelekle, Söy milläteñne, keşelekne! :|
Tınıçlıqqa ömet-niätlär, — Çınğa aşır barça teläk tä, Bergä tipsä bezneñ yöräklär. |: Xörmät itik ber-berebezne, Berdäm üsterik bäx(e)tebezne! :|
Turı yulğa yünält xalqıñnı, İmin bulsın kiläçägebez, Suz söyüle yärdäm qulıñnı. |: Yarlıqağıl xakimiätne, Böten keşene häm millätne! :| |
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads