Кот-д’Ивуар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кот-д’Ивуар
Remove ads

Кот-д’Ивуар Республикасы (фр. République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы — Ямусукро, илнең төп шәһәре — Абиджан. Рәсми тел — француз теле, калган җирле телләр — бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм — Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).

Remove ads

Табигый шартлар

Thumb
Кот-д’Ивуар картасы

Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.

Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганис, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никел, тантал. Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.

Кот-д’Ивуарда шакаллар, гиеналар, пантералар, филләр, шимпанзе, крокодиллар яши.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.

Халкы

Халык саны - 21,1 млн.

Еллык үсеш - 2,1%.

Туу күрсәткече - 32 гә 1000.

Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.

Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.

Шәһәр халкы - 49%.

Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар.

Диннәр

Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.

2020 елда: Мөселманнар ― 49,2 %, католиклар ― 17,2 %, евангелистлар ― 11,8 %, методистлар ― 1,7 %, башка христианнар ― 3,2 %, анимистлар ― 3,6 %, башка диннәр ― 0,5 %, бернинди дингә дә ышанмаучылар ― 19,1 % [39].

Thumb
Кот-д'Ивуарның 1960―1983 еллардагы башкаласы, хәзерге икътисади һәм мәдәни үзәге Абиджан(ингл.) шәһәренең Зур мәчете
Remove ads

Икътисад

Төп өстенлекләре: авыл хуҗалыгы яхшы үсеш алган, какао (беренче урын) һәм каһвә (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильлек булмау һәм каһвә-какаога бәйлелек.

Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, каһвә, үзагач, нефть, мамык, банан, ананас, балык.

Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.

Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.

Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads