Коштаулы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Коштаулы, Коштавыл — Татарстан Республикасының Апас районына керүче авыл.
Remove ads
Географик урнашуы
Сембер—Свияжск тимер юл тармагы[2] янында урнашкан. Апас шәһәр тибындагы бистәсеннән 18 км көньяк-көнбатышка урнашкан.
Атаманың этимологиясе
Топоним «кош» сүзе һәм «тау» оронимик терминының кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Тарих
Авыл 1647—1651 елларда беренче мәртәбә искә алына. XVIII гасырдан алып XIX гасырның беренче яртысына кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары итеп исәпләнгән. Игенчелек, терлек үрчетү, тимер һәм каеш сбруя һөнәрләре белән шөгыльләнгәннәр. XX гасырның башында авылда 1 мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, 5 төрле ашамлык кибете булуы теркәлә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Тәтеш өязе Черки-Килдураз вулысына кергән, 1927 елдан ТАССРның Буа кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан алып Апас районына, 1963 елның 1 февраленнән Буа районына, 1964 елның 4 мартыннан тагын Апас районына кайтарыла.
Икътисади әһәмияте
Хәзерге көндә авыл халкы игенчелек һәм сөтчелек белән мәшһүр. Авылда май заводы урнашкан.
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]
Remove ads
Шәхесләр
- Рәшит Байбиков (1965), балалар хирургы, медицина фәннәре кандидаты (2015), ТР (2014) һәм РФ (2020) атказанган табибы.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads