Красновишерск
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Красновишерск (рус. Красновишерск, коми-перм. Вишера) — Пермь краенда урнашкан шәһәр, Красновишерск районының административ үзәге. Халык саны — 16 098 кеше (2010). Мәйданы — 18,57 км².
Remove ads
География
Шәһәр Вишера елгасында, Пермьнән 300 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Тарих
1894—1897 елларда рус-француз акционер җәмгыяте Вижаиха бистәсендә металлургия заводын төзи.
Красновишерск 1930 елда целлюлоза-кәгазь комбинаты төзелү сәбәпле Вижаиха бистәсе урынында нигезләнә; комбинат төзелешендә нигездә тоткыннар эшләгәннәр (1926 елда бистәдә махсус әһәмиятле Соловки лагеренең дүртенче бүлекчәсе, ә 1929 елдан — Вишера лагерьләренең мөстәкйль идарәсе урнашкан булган).
1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.
Remove ads
Халык
1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[8] |
---|---|---|---|---|---|
15 207 | 14 944 | 15 917 | 18 652 | 18 260 | 16 098 |
Милли состав (2002): руслар — 92,5%, алманнар — 1,5%, татарлар — 1,4%, украиннар — 1,1%, белоруслар — 0,8%, коми-пермяклар — 0,8%.[9]
Икътисад
«Вишерабумпром» АҖ (целлюлоза һәм кәгазьне ясау), Ремонтлау-механика заводы, азык-төлек сәнәгатенең ширкәтләре
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads