Кызыл Кама районы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Кызыл Кама районы
Remove ads

Кызыл Кама муниципаль районы Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә, Кама белән Агыйдел елгалары кушылган җирдә урнашкан. Кама буенча Кызыл Кама районы Удмуртия белән, Агыйдел аша – Татарстанның Актаныш районы белән чиктәш. Коры җир буенча Яңавыл, Калтасы һәм Илеш районнарына орынып тора.

Кыска фактлар Ил, Статус ...

Район үзәге – Николо-Берёзовка, Кама буенда урнашканга, элекке заманнарда сәүдәгәрләр бистәсе булган. Аңа терәлеп диярлек торган Нефтекама шәһәре иң якын тимер юл станциясе булып тора. Нефтекама һәм 2001 елда шәһәр статус алган Агыйдел бистәсе – Кызыл Кама районы җирендә пәйда булган яшь шәһәрләр. Районда 27 мең кеше яшәгән булса, ике шәһәрдә – 160 мең.

Remove ads

Демографик хәл

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1979 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
татарлар7721 (17%)7306 (23%)16660 (39%)6 176 (22,4%)
марилар11609 (26%)8068 (25%)7823 (18%)7 319 (26,4%)
башкортлар13415 (31%)10234 (32%)10273 (24%)9 668 (35,1%)
руслар9615 (22%)5642 (17%)6887 (16%)3 954 (14,4%)
Thumb
Кызыл Кама районында Нефтекама шәһәр округы һәм Агыйдел шәһәре урнашканнар

1989 ел белән 2002 еллар арасында районда яшәгән халыкның кимүе 1991 елда Агыйдел бистәсенең «аерылып чыгуы» белән аңлатыла. Ә менә татар милләтенең кимүенә сәясәт сәбәпче. Кайбер чыганакларда 2002 елгы җанисәп вакытында нәкъ Кызыл Кама районында хилафлыклар күп булуы турында сөйләнә.[3]

Рәсми рәвештә районда 5 рус авылы бар, 13 татар авылы, 22 башкорт, 22 – мари авылы. Ләкин башкорт авыллары дигәннәрендә дә татар теле өстенлек итә. Мәсәлән Иске Мошты белән Савызбашта башкорт телендә 1% һәм 2% кеше гаиләсендә аралаша. (социологик сораштыру нәтиҗәләре[4])

Remove ads

Демография

Подробнее Халык саны ...

Икътисад

1955 елда Ашыт авылы янында беренче нефть фонтаны бәреп чыга. Бүген райондагы кара алтынны «Башнефть Добычасы»на карый торган НГДУ «Әрләннефть»нең 4 оешмасы файдалана.

Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хуҗалыгы белән 14 ширкәт (СПК), 3 ҖЧҖ һәм 41 фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә. Эшкәртү тармагында алдынгылыкны «Кама элеваторы» алып тора.

Танылган кешеләр

Матбугат

Район газетасы 1935 елда «Кызыл Кама» исеме белән татар телендә чыга башлый. 1962 елда районны башта Яңавыл районына, аннан соң Калтасы районына кушу сәбәпле чыгудан туктап тора. Яңадан 1972 елда «Алга» («Вперед») исеме белән чыга башлый. Татарча чыгарылышның мөхәррире Нәҗибә Сафина аны мөстәкыйль «Кама таңнары» итү өчен зур көч куя.

1990 елның 1 гыйнварыннан «Кама таңнары» Кызыл Кама районы һәм Нефтекама шәһәренең берләштерелгән газетасы буларак чыга башлый. 1996 елга кадәр районда татарча газета гына чыга.

1996 елдан район гәҗитенең русчасы да барлыкка килә, ә Кама таңнары» берләштерелгән газета булудан туктый.

Бүген «Кама таңнары» – районның русча гәҗите «Краснокамские зори»дан татарчага тәрҗемә ителә.[15] Мөстәкыйль татар газетасын туздыру чама белән 2012 елга туры килә. Моңарчы киресенчә - «Зори» татар теленнән русчага дубляж итеп чыгарылган.

Айга 1 тапкыр башк. «Ҡурай» кушымта-гәҗите чыгарыла.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads