Кычытканлы

Рәсәйдә Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. From Wikipedia, the free encyclopedia

Кычытканлыmap
Remove ads
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Кычытканлы (яңа имлә كئچئتكانلئ, яңалиф Qƅcƅtqanlƅ, заманәлиф Qıçıtqanlı, рус. Кичкальня) — Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл.

Кыска фактлар Кычытканлы, Нигезләнү датасы ...

Почта индексы — 423038.

Remove ads

Тарих

Күптән яшәүчеләр сөйләвенчә, Кычытканлы авылы XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Буыннан-буынга килгән хикәяләр буенча, Үзи (Аксубай районы) дигән чуаш авылыннан килгән өч гаилә авылга нигез сала. Мулла Төхватулла авылга беренче нигез салучыларның берсе булган. Риваятьләр буенча, бу гаиләләр өйләреннән, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң мәҗбүри чукындырудан качып килгәннәр. Чынлыкта, Үзи авылыннан берничә гаиләне күчеп килү төбәкара күчү белән аңлатыла, чөнки Явыз Иван 1584 елда үлә[3].

Хәзерге тарихиографик әдәбият авылның барлыкка килү көне турында каршылыклы мәгълүмат бирә - 1650 еллар уртасыннан 1710 елга кадәр. Риваятьләр буенча, 1911 елда берәү "Мораса башы" авылы 300 ел элек, ягъни 1611 нче елда барлыкка килгән дип әйтә, ләкин бу шикле мәгълүмат[3].

Революциягә кадәр документларда авылның исеме «Югары Мораса» (یوقاری مرصا, рус. Вершина рѣчки (речки) Мурасы) «Кечерткәнле тоже» (کچرتکنلی توش) диеп языла.

1865 елгы метрикә дәфтәреннән

1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенең Иске Әлмәт вулысына керә. 1920 елдан Татарстан АССР Чистай кантонының Иске Әлмәт вулысы составында, 1930 елның 10 августыннан Биләр, 1935 елның 10 февраленнән Тельман, 1958 елның 16 июленнән Биләр, 1963 елның 1 фераленнән Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән бүгенге көнгә кадәр Норлат районнары составында[4].

Remove ads

Демография

Халык саны

1782185918971908192019261938194919581970197919892002201220132014201520162017201820192020
14 ир 635 1395 (669 ир һәм 735 хатын кыз) 1470 1616 1122 1093 1028 1150 1159 943 668 699 595 581 553 541 525 513 429 472 463

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат

Подробнее Гый, Фев ...

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.[6]

Күренекле кешеләр

Моны да кара

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads