Лихославль
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Лихославль (рус. Лихославль, кар. Lihoslavl’a, Лихославля) — Россия территориясендә урнашкан шәһәр, Тверь өлкәсенең Лихославль районы үзәге. 2010 елга калада 12 259 кеше яши.
Remove ads
География
Мәскәү—Санкт-Петербург тимер юлы сызыгында, Тверьдән 41 километр төньяк-көнбатышрак урнаша.
Тарих
Шәһәр XX гасыр башында Осташково (1624 елдан мәгълүм) һәм Лихославль авылларын берләштерү нәтиҗәсендә барыкка килгән. Шәһәр статусы 1925 елда бирелә.
1929 елдан Лихославль районы үзәге булып тора. 1937—1939 елларда Карел милли округы үзәге булган.
Халык
Халык санының үзгәрүе:
1926[3] | 1939[3] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
2 962 | 7 666 | 9 470 | 11 709 | 12 832 | 13 449 | 12 515 | 12 259 |
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар – 85,9%, кареллар – 8,4%, украиннар – 1,1%, езидлар – 1,1%. [10]
Икътисад
Радиаторлар заводы, яктырту аппаратурасы заводы, керамик әйберләрне ясау, әсфәлт заводы. Азык-төлек сәнәгатенең предприятиеләре.
Галерея
- Тимер юл вокзалы
- Мәктәп
- Дөньядан күчү чиркәве
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads