Исраил
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Исраил, Израиль, тулы рәсми исеме Исраил Дәүләте, Исраил Дәүләте (яһүд. מדינת ישראל, гарәп. دولة اسرائيل) — Азиянең көньяк-көнбатышында, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда урнашкан дәүләт. Төньякта Лөбнан, төньяк-көнчыгышта Сүрия, көнчыгышта Үрдүн һәм Иордан елгасының Көнбатыш яры территориясе белән һәм көньяк-көнбатышта Мисыр һәм Газа секторы белән чиктәш.
Дәүләт буларак 1948 елның 14 маенда (5708 елның 5 ияры) БМО Генераль Ассамблеясенең 1947 елның 29 ноябрендә кабул ителгән № 181 резолюциясе нигезендә игълан ителә.
Бәйсезлек Декларациясе нигезендә, Исраил яһүд дәүләте булып санала. Шул ук вакытта Исраил күпмилләтле һәм демократик дәүләт, анда яһүдиләр белән бергә тигез хокукларга нинди дин тотуга карамастан, башка этник төркемнәр дә: гарәпләр-мөселманнар, гарәпләр-христианнар, друзлар, бәдәвиләр, самаритлар («шомронимнар»), адыглар һәм башкалар ия. Мәсәлән, друз һәм бәдәви депутатлары, гарәп фиркалары һәм депутатлары кнессетка кергәннәр.
Remove ads
Дин
Исраил — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар (православие, католиклык, әрмән апостол чиркәве, протестантлык) һәм 1,6 % ы — друзлар, әләвитләр. Һинд дине тарафдарлары илдә диннәрен иркен тота ала. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә[6].
Remove ads
Кораллы көчләр
2018 елда Исраилның саклану бюджеты $18.5 млрд тәшкил итте, дип хәбәр итә Стокһольмдагы SIPRI халыкара тикшеренү институты[7].
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads