Мальталылар

Мальтада яшәүчеләр From Wikipedia, the free encyclopedia

Мальталылар
Remove ads

Мальталылар (мальт. Maltin) ― сәмит[d] халкы, Мальтаның төп халкы (395 мең кеше). Шулай ук Австралиядә (163 мең кеше)[1], Бөекбританиядә (40 мең кеше)[2], АКШта (50 039 кеше)[3]Канадада (38 780 кеше)[4] һәм кайбер Африка илләрендә яшиләр. Гомуми саны ― 740 мең кеше.

Кыска фактлар Үз аталышы, яшәү җире ...
Thumb
Челтәр үрүче Мальта кыз балалары
Remove ads

Тел

Телләре ― мальта теле (рәсми де-факто), инглиз теле (рәсми де-юре), итальян теле (киң таралган). Мальта теле афразия тел макрогаиләсенең семит гаиләсе гарәп тел төркеменә керә. Гарәп теленә якын, әмма итальян һәм башка Европа телләренең көчле йогынтысын кичергән.

Дин

Ил халкының 95 %ы Рим католик чиркәвенә карый. Илдә яшәүче Бөекбритания пенсионерлары — протестантлар. Шулай ук Иегова шаһитләре, мормоннар, баптистлар, евангелистлар, Яһүд динен тотучылар, буддистлар, бахаистлар җәмгыятьләре бар. 2014 елда рәсми саннарда 10 мең мөселман исәпләнә[5]. 2020 елга мөселманнар саны 55 мең.

Тарих

Thumb
Мальта картада

Килеп чыгышы буенча мальталылар борынгы заманда Мальтаны колонияләштергән финикиялеләрнең[d] токымнары дип фаразлана. Аннары, төрле гасырларда, алар карфагенлылар, римлеләр, византиялеләр (395―870), гарәпләр (870―1201), норманнар (1201 елдан Сицилиягә кушылган) хакимлеге астына эләгәләр.

Соңрак вакытларда Мальтага Иоаннитлар[d] яки Мальта[d] (1530 елдан) орденнары хуҗа булган, 1800 елдан Бөекбритания колониясенә әйләнгән. 1964 елда Мальта Милләтләр Дуслыгы кысаларында үзидарә ала, 1974 елда республика дип игълан ителә.

Хуҗалык һәм мәдәният

Мальталылар яшелчәчелек, терлекчелек, балыкчылык, диңгезчелек белән шөгыльләнәләр. Һөнәрләрдән челтәрләр ясау, филигран эшләү, саламнан үрү аеруча киң таралган. Авыл хуҗалыгында виноградчылык һәм бакчачылык мөһим роль уйный. Бәрәңге экспортка китә.

Йорт төзелешенең үзенчәлекле тибы ― фасад каршында галереялы йортлар. Шәһәрләрнең һәм торак пунктларның планировкасы ― Көньяк Европа өчен типик. Башкала архитектура һәйкәлләренә бай, нигездә төзелешкә Мальта ордены ярдәм иткән.

Киемнәре европалыларныкына якын. Хатын-кыз киеменең традицион детале ― каты каркас өстеннән кара япма (фальдетта[d]).

Җәмгыятьтә патриархаль традицияләр көчле.

Thumb
Фальдетта япкан Мальта хатын-кызы. 1890
Remove ads

Шәхесләр

  • Джозеф Мускат[d] (1974) ― Мальта Премьер-министры (2013―2020).
  • Джордж Абела[d] (1948) ― Мальта Президенты (2009―2014).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads