Мара Залите

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мара Залите
Remove ads

Мара Залите (лат. Māra Zālīte; 1952 елның 18 феврале, Красноярск, РСФСР, ССРБ) — Латвия шагыйрәсе, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе. Латвия Фәннәр академиясенең(рус.) мактаулы әгъзасы (1998).

Кыска фактлар Мара Залите, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тормыш юлы

Мара Зәлидә 1952 елның 18 февралендә Россия Федерациясенең Красноярск краенда ссыльныйлар гаиләсендә туа. 1956 елда гаиләсе белән Латвиягә кайта.

Земгаль мәктәбендә укый. Латвия дәүләт университетының(рус.) филология факультетын тәмамлый (1975). Латвия ССР Язучылар берлегендә референт булып эшли (1974—1979), «Liesma» журналының әдәби консультанты (1977—1990), «Karogs» журналының баш мөхәррире (1989—2000), Латвия авторлары берләшмәсе президенты (ААПКК/ОЛА, 2000 елдан), Дәүләт тел комиссиясе рәисе (2002—2004). Латвия Милли китапханәсе идарәсе әгъзасы, авторлык хокуклары буенча Консультатив совет әгъзасы һәм Латвия Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәдәният мәсьәләләре буенча Милли совет әгъзасы[2].

Remove ads

Иҗат

Беренче шигыре район газетасында 1971 елда басылып чыга. Әдәби басмалар 1972 елдан басыла башлый. Мара Залитеның иҗатына күппланлылык хас. Ул шигырьләр, пьесалар, эссе, җыр текстлары, кантатлар һәм ораторийлар текстлары авторы, Латвия композиторлары Раймонд Паулс, Янис Лусенс, Юрис Карлсон, Зигмарс Лиепиньш, Петерис Васкс музыкаль куелышларының либреттолары авторы. Мара Залите әсәрләре рус, инглиз, швед, француз, литва, эстон, белорус, грузин, казакъ, кыргыз, молдавия, украин, төркмән һәм итальян телләренә тәрҗемә ителгән.

Remove ads

Бүләкләр

  • В. В. Маяковский исемендәге әдәби премия (Грузия, 1979)
  • А. Упит исемендәге әдәби премия (Латвия, 1985)
  • О. Вациетис исемендәге әдәби премия (Латвия, 1989)
  • Аспазия исемендәге әдәби премия (Латвия, 1992)
  • И. Г. Гердер исемендәге әдәби премия (Алмания, 1993)
  • Латвиянең ел әдәби премиясе (2001, 2004)
  • IV дәрәҗә Өч йолдыз ордены (1995)
  • II дәрәҗә Абруйлык Хачы (2008)

Әсәрләр

Шигърият

  • Vakar zaļajā zālē (1977)
  • Rīt varbūt (1979)
  • Deviņpuiku spēks (1985)
  • Nav vārdam vietas (1985)
  • Debesis, debesis (1988)
  • Apkārtne (1997)
  • Dzeja (2003)
  • Vējš meklē mājas (2004)

Драматургия

  • «Мара тулы бүлмә» (Pilna Māras istabiņa, 1981)
  • «Хөкем» (Tiesa, 1985)
  • «Тере су» (Dzīvais ūdens (1988)
  • «Керпе чәнечкеләре» (Vikas pirmā balle, 1991)
  • «Маргарита» (Margarēta, 2000)
  • «Тобаго!» (Tobāgo!, 2001)
  • «Җир салымы» (Pa valzivju ceļu, 1965)
  • «Še tev Žūpu Bērtulis!» (2004)

Либретто

  • Лачплесис (1987)
  • Meža gulbji (1995)
  • Putnu opera (1997)
  • Kaupēn, mans mīļais! (1998)
  • Indriķa hronika (1999)
  • Neglītais pīlēns (2000)
  • Sfinksa (2000)

Эссе җыентыклары

  • Brīvības tēla pakājē (1990)
  • Kas ticībā sēts (1997)
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads