Красноярск крае
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Россия Федерациясенең субъекты. Себер федераль бүлгесенә керә.
Remove ads
География
Чиктәшлек
Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Россияның 13,86 % мәйданын били.
Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар
Файдалы казылмалар
Крайда Россияның никель һәм платиноидлар запасларның 95 %, алтын запасларның 20 % тупланган; шулай ук кобальт, магнезитлар, һәм тагын 63 промышленность металлның һәм башка файдалы казылмалар төркеме бар.
Крайда зур күмер запаслар да тупланган: Канск-Әчинск басейны, Тунгуска ташкүмер бассйны.
25 нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ванкор нефть һәм газ чыганагы.
Дөньяда иң зрусының берсе Горево кургаш чыганагы; Курейка графит чыганагы.
Крайда барлыгы 10 000 файдалы казылманың чыганагы ачылган.
Климат
Крайның климаты кискен континеталь, температураның сикерү хаслы.
Край территориясендә артик, субарктик һәм уртача климатик поясларны аерып алалар.
Уртача гыйнвар температаурасы - -36...-18 °C, июльнең +10...+20 °C.
Гидрография
Күлләр
Крайда 10 га гомуми мәйдан белән ~323 мең күл бар. Күлләрнең 86% полюс түгәрәк артында урнашалар, иң зурысы - Таймыр күле (4560 км² мәйданы). Башка эре күлләр: Пясино, Кета, Лама, Большое Хантайское.
Елгалар
Туфраклары
Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, тау-тундралы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.
Үсемлекләр
Урманлылык - 69 % (алардан: <50% - карагач, 17% - чыршы һәм ак чыршы, 12% - нарат, 9% - кедр)
Хайваннар
Крайда барлыгы 342 кошларның һәм 89 имезүчеләрнең төркеме тора.
Тыюлыклар
Крайда җиде тыюлыклар оештырылган:
- Зур Арктик тыюлыгы
- Саяно-Шушен биосфера тыюлыгы
- Путоран табигый тыюлыгы
- Столбы
- Таймыр тыюлыгы
- Урта Себер тыюлыгы
- Тунгуска тыюлыгы
Remove ads
Тарих

1629 елга кадәр хәзерге край территория Тубыл регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Әчинск һәм чиктәш җирләре Тум разрядына беркеткән. 1676 елда Енисейск шәһәр статусны алган.
XVIII гасыр
1708 елда Петр I административ-территориаль реформасын үткәргән. Себер һәм Урал буендагы җирләр Себер губернасына кергәннәр. 1719 елда, Себер ералкыгына һәм территоянең идарә итүнең авырлыгы сәбәпле, губерния өч провинциягә бүленгән:
1724 елда аларга тагын ике провинция барлыкка килгән:
- Иркутск провинциясе
- Енисейск провинциясе (үзәге — Енисейск). Ул җиде өязына бүленгән: Мангазый, Енисейск, Красноярск, Тум, Кузнецк, Нарым һәм Кеть өязе.
1764 елда Иркутск губернасы барлыкка килгән, аның составына Енисейск провинциясе дә кергән. Егерме ел үткәч, провинция юкка чыккан, аның өязләре өч губерняның составына кергән.
1797 елда барысы Енисей бассейның территориясе Тубыл губернасына керә; 1804-1822 елларда Тум губернасына керә.
XIX гасыр

1822 елда Ениисейск губернасы барлыкка килә. Үзәге - Красноярск шәһәре. Аның территория гомум алганда хәзерге Краснояск край территориясе белән туры килә иде.
Халык
Моны да карагыз: Красноярск крае татар торак пунктлары
Милли состав
1897 елда милли состав (1897 җанисәбе буенча)[4]:
ХХ гасыр
1914 елның апрелендә Тыва Россия протекторатын кабул итә, һәм Тыва Урянхай крае буларак Россиянең Енисей губернасы составына керә. 1921 елда җирле революционерлар һәм Кызыл Армия ярдәме белән, Тываның бәйсезелеге игълан ителә.
БҮБКнең 1925 елның 20 маендагы карары нигезендә, Себердә губернияләр һәм өлкәләр юкка чыгарыла. алар урынына бердәм Себер крае барлыкка килә (үзәге Новосибирскидә).
1930 елда Себер крае Көнчыгыш Себер һәм Көнбатыш Себер крайларына бүленә.
1934 елда Көнчыгыш Себер краеннан Красноярск крае чыгарыла. Көнбатыш Себер краеннан яңа крайга 10 район һәм Хакас милли өлкәсе (6 район) күчте. Көнчыгыш Себер краеннан - 21 район + Таймыр һәм Эвенкия милли округлары күчкән.
1991 елда Хакас милли өлкәсе край составыннан чыгып, республикага статусын алган.
2007 елда Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Эвенкия автономияле округы яңа РФ субъектына берләштерелә, Таймыр һәм Эвенкия автономияле округлары край составына Таймыр һәм Эвенкия районнар сыйфатында кергәннәр.
Җанисәпләр
Халыкның 80% крайның 10% территоряиясендә яши.
Remove ads
Административ-территориаль бүленеш
Красноярск крае үз эченә 17 шәһәр округ һәм 44 муниципаль район ала.
Торак пунктлар
Халык саны 14 меңнән арткан торак пунктлар 2011[6] | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
Икътисад
Төсле металлургия
Крайның ширкәтләре Россиянең башлангыч әлүминның ~27%ны эшлеп чыгаралар. «Норильский Никель» Россия бакырының 70%ны, никеленең 80%ны эшләп чыгара.
2007 елда крайның металлургия (кара һәм төсле) 399,1 млрд. рубльгә продукцияне җитештерде.
Эре металлургик ширкәтләр
- Красноярск Гулидов исемле төсле металлар заводы
- Горево тау-баету комбинаты
Энергетика
Крайнда 20 гидроэлектростанция эшли, 1 төзелеш стадиясенда.
- Красноярск ГЭС (20 млрд кВт•сәг ел эчендә)
- Курейка ГЭС (2,6 млрд кВт•сәг ел эчендә)
- Усть-Хантайская (2 млрд кВт•сәг ел эчендә)
Эвенкия, Түбән Ангара ГЭС, Кулюмба ГЭС каскады проектларда бар. Түбән Курейка ГЭСның төзелеше туктатты.
Канск-Әчинск бассейнның күмердә өч ТЭЦ һәм өч ГРЭС эшли.
Машиналар төзү
Крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү икенче урын ала (беренче урын - металлургия). Ширкәтләр:
- Красноярск камбаен заводы, Нзарово авыл хуҗалыгы машиналар төзү заводы;
- Красноярск суыткыч заводы "Бирюса";
- Краснояск авыр машиналар төзү заводы - "Крастяжмаш";
- Себер авыр машиналар төзү заводы - "Сибтяжмаш";
- Красноярск суднолар төзү верфе;
һәм башкалар.
Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате
Урман сәнәгате крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү өченче урын ала. Агач хәзерләүдә һәм агач эшкәртүдә 400 предпритиеләр эшли. Аларның ин эресе: ООО «Енисейский ЦБК», ОАО «Лесосибирский ЛДК», ООО «Енисейлесозавод», ЗАО «НовоЕнисейский ЛХК», ООО «ДОК Енисей», ООО «Канский ЛДК» һ. б.
Химия сәнәгате
Нефть чыгару сәнәгате
2009 елда Ванкор нефть һәм газ чыганакның эксплуатация башланды. Чыганкның нефть запаслары - 260 млн. т., табигый газ запаслары - 90 млн. м³.
Башка сәнәгать төрләре
- Красноярск әлүмин заводы ("Русал")
- Әчинск глинозём комбинаты
Транспорт
- Транссебер магистрале һәм аның тармаклары; Көньяк Себер тимер юлы (Абакан - Тайшет); ташланган Трансполяр магистральнең ташланган Игарка—Долгий участогы; Көньяк Себер тимер юл магистрале (Түбән Варта - Усть-Илимск) - проектта; Норильск тимер юлы.
- М53 "Байкал" автомобиль трассасы (Новосибирск - Иркутск); М54 "Енисей" автомобиль трассасы (Красноярск - Кызыл - Монголия)
- Көньяк диңгез юлы, Енисей елга пародчылык;
- 26 аэропортлар, халыкара "Емельяново" аэропорты;
- Иркутск - Анжир нефтепроводы.
- Об-Енисей каналы: 1942 елдан кулланылмый.
Remove ads
Мәдәният
Крайда 12 профессиональ театр һәм Красноярск крайдагы филармония, 49 музей, 148 кинотеатр, 1192 китапханә эшли.
Спорт
"Енисей" футбол клубы Россиянең беренче футбол дивизионында уйный.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads