Мария Елизарова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мария Евгеньевна Елизарова (1898 елның 19 гыйнвары, Казан — 1972 елның 2 апреле, Мәскәү) — совет әдәбият белгече, әдәбият теоретигы, филология фәннәре докторы, профессор (1952). МДПУның рус теле һәм әдәбияты факультетының чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире (1950—1970).
Remove ads
Тормыш юлы
Мария Елизарова 1898 елның 19 гыйнварында Казанда туа. 1916 елда, Самара гимназиясен тәмамлап, Петроградта Югары хатын-кызлар (Бестужев) курсларының филология факультетына укырга керә. 1920 елда Беренче Мәскәү университетының әдәби факультетының этнология бүлегенең беренче курсына укырга керә.
1930—1931 елларда Мәктәптән тыш эшләр методлары институтының фәнни хезмәткәре була. А. С. Бубнов исемендәге Мәскәү дәүләт педагогика институтының (МДПИ) чит ил әдәбияты кафедрасында аспирантураны тәмамлагач, 1934 елда «Диккенс реализмы һәм комик мәсьәләләре» дигән кандидатлык диссертациясен яклый. Чит ил әдәбияты тарихы кафедрасы укытучысы була. 1951 елда «Чехов реализмы һәм XIX гасырның икенче яртысындагы Көнбатыш Европа әдәбияты мәсьәләләре» дигән докторлык диссертациясен яклый[1].
1950—1970 елларда МДПУның рус теле һәм әдәбияты факультетының чит ил әдәбияты кафедрасын җитәкли[2].
«Хөрмәт Билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен. Мәскәүнең 800 еллыгына» медале белән бүләкләнгән[3].
1972 елның 2 апрелендә Мәскәүдә вафат була. Новодевичье зиратында җирләнгән[4].
Remove ads
Фәнни эшчәнлек
Мария Елизарова француз, инглиз һәм алман әдәбиятыннан (XVIII—XX гасырлар) күп кенә эшләр авторы. XIX гасырда Көнбатыш Европа әдәбиятында романтизм һәм реализм үзенчәлекләренә бәйле теоретик мәсьәләләре өйрәнү белән шөгыльләнгән. Елизарова совет филологиясендә чагыштырмача-тарихи әдәбият белеме мәктәбенә нигез салучыларның берсе була («Гюзла» и «Песни западных славян», 1937; «Мериме и Пушкин», 1938).
Remove ads
Төп хезмәтләр
- Бомарше и французская реалистическая комедия XVIII в. // Реализм XVIII в. М., 1936. «Гюзла» и «Песни западных славян» // Лит. Учеба. 1937. № 12.
- Мериме и Пушкин // Уч. зап. МГПИ. 1938. Вып. 4.
- Жорж Занд в русской критике и литературе // Там же. 1941. Вып. 5.
- Проблема романа в творчестве А.П. Чехова // Уч. зап. МГПИ. 1967. № 280.
- Введение в изучение зарубежной литературы XIX века.М.: [б. и.], 1972. Ч. 1. 1972. 59 с.
- Эстетические позиции и творческий метод писателя: Сб. ст. М., 1972.
Искәрмәләр
Әдәбият
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads