Мария Чеботарь
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Мария Чеботарь, русча язылышы Чеботари[6] (рум. Maria Cebotari; 10 февраль 1910 ел — 9 июнь 1949 ел — молдован чыгышлы Австрия җырчысы (сопрано).
Remove ads
Биографиясе

Мария Чеботарь Бессарабия губернасының Кишинев шәһәрендә 1910 елда туган. Бала чагында М. Березовский җитәкләгән Кишинев собор хорында җырлый. Кишинев консерваториясендә укый. Аны тәмамлаганнан соң, 1929 елда шәһәрдә гастрольдә йөргән Мәскәү сәнгать театры труппасына тора. Күп тә үтми, үзеннән утыз яшькә олы булган труппа артисты граф Александр Вырубовка кияүгә чыга, һәм аның белән бергә сәхнәдә чыгыш ясауны туктаталар.
1929 елдан Берлинда укый. 1931 елда Дрезденда ("Богема"да Мими партиясе) һәм Зальцбург фестивалендә Глюкның «Орфей һәм Эвридика»сында беренче тапкыр чыгыш ясый.
1943 елга кадәр Берлинда һәм Дрезденда чыгыш ясый, үзенең вакытсыз вафатына кадәр Вена опера ансамблендә уйный. 1948 елда сугыштан соңгы Ковент-Гарденда (Лондон) үткән Вена операсының беренче гастролендә катнаша. Җырчы Лиза делла Каза карьерасына булышлык итә.
Җырчының соңгы роле 1949 елның 31 мартындагы «Ярлы студент» опереттасында Лаура була. Шул ук елның 9 июнендә үлеп китә (бавырга күчкән ашказаны асты бизе яман шеше).
Чеботарь Марияның икенче ире — Австрия тавышсыз киносы һәм театры актеры Густав Диссль (1899-1948) — хатынының вафатына кадәр бер ел элек мәрхүм була, аларның уллары Франц белән Петерны британия пианисты Клиффорд Керзон һәм аның хатыны, клавесинистка Люсиль Уоллес уллыкка алалар.
Венада Деблинг зыяратында җирләнгән.
Remove ads
Иҗаты

Чеботарь Мария зур репертуарга ия була, Вольфганг Амадей Моцарт (Графиня һәм Сюзанна "Фигаро туе"нда, "Дон Жуан"да Церлина һәм Донна Анна, «Сералдә урлау»да Констанца) һәм Рихард Штраусның (Дафна исемле операсында Дафна, Софи — "Кавалере роза"да), шулай ук Джузеппе Верди (Виолетта -«Травиата») һәм Джакомо Пуччини (Чио-Чио-Сан — «Мадам Баттерфляй»да) аерым бер уңышка ирешә. Үлер алдыннан драматик партияларга да («Турандот», «Саломея») мөрәҗәгать итә башлый. Гастрольләргә еш чыга. Заман операларының премьераларында катнаша (шул исәптән, Р. Штраусның "Телсез хатын"ында Аминта ролен беренче башкаручы була). Бруно Вальтер, Карл Бем, Клеменс Краус ише күренекле дирижерлар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук берничә фильмда, шул исәптән, 1941 елда Одессаның румын гаскәрләре тарафыннан «азат ителүе» турында «Одесса ут кыршавында» дигән румын-итальян пропаганда тасмасында төшә.
Remove ads
Хәтер
- Җырчының иҗади биографиясенең иң әһәмиятле вакыты белән бәйле Вена һәм Дрезден урамнары аның исемен йөртә.
- Шулай ук Мария Чеботарь исеме белән Кишенев урамы аталган.
- Җырчыга атап, Молдова почта маркасы, шулай ук, 2010 елда көмеш тәңкәләр чыгарыла.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads