Мирсәй Гариф

From Wikipedia, the free encyclopedia

Мирсәй Гариф
Remove ads

Мирсәй Гариф (псевдоним), чын исеме Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов, рус. Гарипов Марсель Мухамматшинович (1946 елның 1 мае, ТАССР, Азнакай районы, Зур Сукаеш) — язучы, һәвәскәр тарихчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011). «Ык таңнары» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе (2002 елдан).

Кыска фактлар Мирсәй Гариф, Тугач бирелгән исеме: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Иске Имән авылында очрашуда. 2016

1946 елның 1 маенда Татарстан АССРның Азнакай районы Зур Сукаеш авылында туа. Ютазы районы Кызылъяр башлангыч, Баулы урта мәктәбен (1965), Томск төзүче инженерлар институтын (1970), Новосибирск төзүче-инженерлар институтында аспирантура (1980) тәмамлый. Томск уку йортының архитектура кафедрасында ассистент һәм фәнни хезмәткәр булып эшли.

  • 1976 елдан «Томскреставрация» остаханәсендә өлкән архитектор, 1980 елдан фәнни-тикшеренү бүлеге җитәкчесе.
  • «Спецпроектреставрация» институтында өлкән сәнгать белгече.
  • 1983-1987 елларда Томск дәүләт университетында өлкән фәнни хезмәткәр.
  • 1987 елдан Башкортстан АССР Октябрьск шәһәренең баш архитекторы.
  • 1990 елдан «Экология» фәнни техник үзәгендә өлкән фәнни-хезмәткәр. Ык елгасы бассейнында 17 экологик экспедиция оештыра. М. Гариф — халыкара социаль-экологик берлекнең региональ бүлеге рәисе.
Remove ads

Иҗаты

1970 елдан публицистик әсәрләре Себер (Томск, Кемерово, Новосибирск, Омск) өлкә матбугатында басылып килә. «Красное знамя» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе булып тора.
1990 елларда «Ыкны саклау комитеты» оештырып, елганың экологик хәленә багышланган очерклары район, республика газеталарында басыла, һәм «Тымызык кына Ык ага» китабы дөнья күрә.
Язучы Мөҗәһит Хәйретдиновның тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, «Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй» (1997), «Хәйретдин Мөҗәй. Тормышы һәм иҗаты» (Казан, 2010) китапларын чыгара. Октябрьск шәһәренең истәлекле урыннары буенча брошюрасы ике мәртәбә нәшер ителә. Хатын-кызлардан беренче нефтьче, Социалистик Хезмәт Каһарманы Ләйлә Мәрдәншина турында «Тяжелые грани золотой звезды» китабы чыга (Уфа, 2004), Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдова мөнәсәбәтләренә багышланган «Мәңгелек мәхәббәт» китабы (Казан: ТКН, 2006)[1] дөнья күрә.
Ык буе авыллары турында фәнни-популяр тарихи очерклары район газеталарында басылып килә.
Соңгы елларда Татарстан авыллары тарихы җыентыклары өстендә эшләп, «Хансөяр, Яңа Чүте, Салих тарихы», «Без ― Сукаеш тырышлары», «Безнең тамырлар Бизнәдә», «Азнакай», «Кәкре Елга: тарих һәм шәхесләр» китапларын төзүче буларак зур хезмәт куя[2].

Remove ads

Җәмәгать эшчәнлеге

1989 елда БАССРда беренчеләрдән булып Татар-башкорт иҗтимагый үзәген оештыра.

1992 елда Бөтентатар милли мәҗлесе (өченче чакырылыш) депутаты итеп сайлана[3].

Китаплары

  • Яшәеш: шигырьләр. Баулы, 2000.
  • Тымызык кына Ык ага: язмалар. Баулы, 2004.
  • Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте. Казан: ТКН, 2006.
  • Поэт, патриот Музагит Хайрутдинов (Х. Музай): жизнь и творчество. Уфа: Китап, 1997.
  • Тяжелые грани Золотой звезды: докум. повесть. Уфа: Китап, 2004.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads