Октябрьски

From Wikipedia, the free encyclopedia

Октябрьски
Remove ads

ОктябрьскиБашкортстанның җөмһүрият буйсынуындагы шәһәре, 1946 елның апреленә кадәр Туймазы районына кергән.[4][5]

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Халык саны: 2018 елда114 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 116 400 кеше[6].

Remove ads

Географик мәгълүмат

Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Руссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.

Тарихи мәгълүматлар

Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагир булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.

1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.

Remove ads

Халык

Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре.

1959[7]1970[8]1979[9]1989[10]2002[11]2010[12]
64 717 77 054 88 030 104 732 108 647 109 474

Милли состав

Подробнее Милләт (2002), Өлеш, % ...

Танылган кешеләр

Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан зур гына кешеләр чыккан:

Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.


Октябрьскиның ширкәтләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.


Remove ads

Матбугат

«Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.

Икътисад

Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү ширкәтләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б.
50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект». АҖ АК «АПРИ» Россиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый.

Remove ads

Транспорт

Thumb
Октябрьски автовокзалы, 2005 ел

Мәгариф

Югары уку йортлары

Урта махсус уку йортлары

Башлангыч һөнәри уку йортлары

№ 4, 22, 56,68

Remove ads

Дини тормыш

Ислам
  • Заит җәмигъ мәчете
  • Төрекмән бистәсе мәчете (Мәчет урамы, 4)
  • Мәскәү бистәсе мәчете (Кооператив ур., 100/1)
  • «Мөхсин» мәчете (Мулла бистәсе, Матросов ур., 136)
  • Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
Православие
  • Смоленск чиркәве (Сретение кафедраль соборы) (Крестьян ур., 15), протодиакон Роман (Касыйм улы Ганиев)
  • Троица-Сергий чиркәве (Ленин проспекты, 61Б), иерей Константин (Абдуллин)
Thumb
Заит җәмигъ мәчете
Thumb
Сретение кафедраль соборы
Сретение кафедраль соборы  

Урамнары

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads