Галия Нигъмәтуллина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Галия Нигъмәтуллина
Remove ads

Галия Нигъмәтуллина, Галия Нигъмәтҗан кызы Нигъмәтуллина (1907 елның 2 гыйнвары, Ырынбур губернасы, Орски өязе, Орски1990 елның 4 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Казан) — театр актрисасы. Әстерхан һәм Камал (1930 елдан) театрлары артисты. ТАССР халык артисты (1975). Камал театры режиссерлары — Хәким Сәлимҗановның хатыны, Марсель Сәлимҗановның әнисе. Казан татар театр училищесынең беренче чыгарылыш (1926) укучысы.

Кыска фактлар Галия Нигъмәтуллина, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1907 елның 2 гыйнварында Ырынбур губернасы Орски өязе үзәге Орски шәһәрендә бай гаиләдә туган. Орскида 1911 елда драматург Мирхәйдәр Фәйзи ачкан драмтүгәрәктә шөгыльләнә. Сәхнәгә беренче мәртәбә 1923 елда Мифтах Әпсәләмов җитәкчелегендә һәвәскәрләр куйган Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә» спектаклендә Зөһрә ролендә (Таһир ролендә — Хәким Сәлимҗанов) чыга. Шул спектакльдән кергән акчага Мифтах Әпсәләмов Галияне һәм Хәкимне Казанга алып китә. Казанда Татар театр техникумының 1926 елдагы беренче чыгарылыш укучысы[3]. Техникумны (1962 елдан Казан театр училищесы) тәмамлагач, 1926 елның җәендә техникум тәмамлаган студентларның Александр Ключарев (концертмейстер), артист Әсгать Мәҗитов катнашында «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин), «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин), «Директор Җәмилев» (Гадел Кутуй), «Казан кызы» (Кәрим Әмири), «Һиҗрәт» (Нәкый Исәнбәт) спектакльләре белән Свердловск, Троицк, Петропавловск, Симәй, Омск, Томск шәһәрләренә дүрт ай ярымлык гастрольләрендә, 1927 елның җәендә педагог һәм театр режиссеры Гомәр Дәвешев җитәкчелегендә Муром, Касыйм, Чистай, Алабуга, Лаеш, Чаллы, Минзәлә шәһәрләренә гастрольләрендә катнаша. Берара Әстерхан татар театрында эшли. 1930 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә. Камал театрындагы беренче роле — Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» спектаклендәге Сара роле.

Remove ads

Уйнаган рольләре

Драматик рольләрне дә, көлкеле рольләрне дә бердәй оста башкаручы артистка. Репертуардагы тискәре образларны да килештереп уйный торган була.

Remove ads

Гаиләсе

Ире Хәким Сәлимҗанов (1903-1981), Камал театрының режиссеры һәм артисты, ТАССР халык артисты (1957).

улы Марсель Сәлимҗанов (1934-2002), Камал театрының баш режиссеры, ССРБ халык артисты (1984). Марсельның хатыны Гөлнар. Балалары юк.
кызы Аделя (Риненберг). Аделяның ире Владимир Риненберг.
оныклары Юрий, Илья (Сан-Франциско, АКШ).
оныкчыклары Илона-Кэтрин, Ева-Мария (Сан-Франциско, АКШ)[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads