Марсель Таишев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Марсель Таишев
Remove ads

Марсель Таишев, Марсель Мазһар улы Таишев (1943 елның 2 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985-1999), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), тарих фәннәре кандидаты (1984).

Кыска фактлар Марсель Таишев, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1943 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1961, алтын медаль белән), Казан дәүләт химия-технология институтының КИПиА факультетын (1967)[1], Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1984) тәмамлаган. Мәскәүдә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1984).

Хезмәт юлы

1961-1962 елларда Казан компрессор заводында слесарь-җыючы.

1967 елдан Казан Оргсинтез заводында контроль-үлчәү приборлары буенча мастер, ноябрьдә заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана.

1971-1972 елларда ВЛКСМ Ленин райкомы беренче сәркатибе.

1972-1973 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

1973-1978 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында пропаганда-агитация бүлеге мөдире урынбасары.

1978-1981 елларда мәдәният һөнәри берлекләренең Татарстан өлкә комитеты рәисе.

1981-1984 елларда Мәскәүдә укый.

1984-1985 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары.

1985-1999 елларда Татарстан АССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры.

1999 елдан соң ТР министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, ТР министрлар кабинеты каршындагы җәмәгать пулаты рәисе, ТР премьер-министрының мәдәният, сәнгать һәм гаммәви чаралар буенча киңәшчесе, ТР мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать пулаты рәисе (2010), ТР президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге ТР дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы (2014)[2].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны, ике баласы.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads