Монсеррат Кабалье
İspan opera cırçısı From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Монсеррат Кабалье, яки Монтсеррат, Мария де Монсеррат Вивиана Консепсьо Кабалье һәм Фольк (кат. Maria de Montserrat Viviana Concepció Caballé i Folch, 1933 елның 12 апреле, Испания, Каталония, Барселона) — Испания (Каталония) опера җырчысы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1933 елның 12 апрелендә Испаниянең Каталония башкаласы Барселона шәһәрендә туган. Барселона консервториясен тәмамлаган (укытучылары Э. Кеммени һәм Н. Анновацци).
1956 елда Базель операсында Пуччининың «Боһема» операсында Мими партиясе белән дебют чыгышы була.
Дөньяның иң мәшһүр опера сәхнәләрендә чыгыш ясый: Ла Скала (Милан, 1960 елдан), Метрополитен-опера (Нью-Йорк, 1965 елдан), Ковент-Гарден (Лондон, 1972 елдан).
1974 елда беренче тапкыр ССРБда чыгыш ясый (Ла Скала труппасы белән).
Репертуарында: XIX — XX гасыр Италия композиторларының (Беллини, Доницетти, Россини, Верди, Пуччини) опералары.
Опера җырчысы карьерасын 1992 елда тәмамлый. Концерт эстрадасында чыгыш ясавын дәвам итә.
2013 елның 4 июнендә Таулы Карабахка барган өчен, Азәрбайҗан хакимияте җырчыны персона нон грата дип игълан итә[6].
Remove ads
Гаиләсе
Ире (1964 елдан) — Бернабо Мартти. Балалары: улы Бернабе (1966), кызы Монсеррат (1972).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads