Наталья Павлова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Наталья Евгеньевна Павлова (1982 елның 30 сентябре, Казан) — Россия опера җырчысы, Мариин театрының чакырылган солисткасы, сопрано[1].
Remove ads
Тормыш юлы
Наталья Павловна 1982 елның 30 сентябрендә Казанда туа. 2001 елда ул И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең хор белән дирижёрлык факультетын тәмамлый. Белем алуын Мәскәүдә дәвам итә, анда 2006 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен «хор белән дирижёрлык» белгечлеге буенча тәмамлый.
2007 елда Наталья Павлова Н. П. Хондзинский җитәкчелегендәге «Рус консерваториясе» камера капелласының солисткасы була. Коллектив составында Г. Ф. Телеман, И. С. Бах һәм Я. Д. Зеленка әсәрләренең Россия премьераларында катнашкан. 2009 елда Павлова А. В. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбленең солисткасы буларак чыгыш ясый. 2013 елдан 2017 елга кадәр Мариин театрының яшь опера җырчылары академиясе солисткасы булып тора. Мариин театры сәхнәсендә 2014 елда Н. А. Римский-Корсаковның «Май төне» операсында русалка партиясен башкарып дебют ясый. 2018 елда Наталья чакырылган солист буларак Мариин театры белән хезмәттәшлек итә башлый.
Remove ads
Иҗади эшчәнлек
Мариин театры куелышларында түбәндәге партияләр башкара:
- Лиу («Турандот» Дж. Пуччини)
- Микаэла («Кармен» Ж. Бизе)
- Убырлы («Гензель һәм Гретель» Э. Хумпердинк)
- Виолетта Валери («Травиата» Дж. Верди)
- Русалка («Русалка» А. Дворжак)
Валерий Гергиев, Эса-Пекка Салонен, Фоат Мансуров, Владимир Спиваков, Теодор Курентзис кебек дирижёрлар белән эшләгән. 2015 елда Стокгольмда Балтыйк диңгезе илләре фестивалендә Шостаковичның «Оранго» операсында Сюзанна партиясен башкарган[2]. 2016 елда җырчы Анна Нетребко һәм Илдар Абдразаков белән бергә Санкт-Петербургта «Классика на Дворцовой площади»[3] фестивалендә чыгыш ясаган[4].
Remove ads
Бүләкләр
Яшь опера җырчыларының «Чикләрсез Опера» II Халыкара конкурсы лауреаты (I премия, Краснодар, 2015)[5].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads