Николай Мельников

From Wikipedia, the free encyclopedia

Николай Мельников
Remove ads

Николай Мельников (15 (28) февраль 1909, Сарапул, Нократ губернасы[1] — 7 декабрь 1980 (71 яшь), Мәскәү шәһәре) — совет инженеры, тау эше өлкәсендә галим. СССР Фәннәр академиясе академигы (1962), Социалистик Хезмәт Герое (1979).

Кыска фактлар Николай Мельников, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Мельников Николай Васильевич 1909 елның 15 февралендә Сарапул (хәзерге Удмуртия) шәһәрендә туган.

1930 елдан күмер сәнәгате системасында эшли: алмаш шахта инженеры, проект-гыйльми-тикшеренү институтының инженер-проектанты, шахтаның баш инженеры, трестның баш инженеры, «Красная Заря» заводы директоры.

1933 елда Свердлов тау институтын тәмамлый.

1946 елның гыйнварыннан ССРБ-ның көнчыгыш районнарының күмер сәнәгате Халык комиссариаты (министрлык) коллегиясе әгъзасы була.

1949 елның гыйнварыннан күмер сәнәгате буенча хөкүмәт карарларының үтәлешен тикшерү буенча ССРБ Министрлар Советы каршындагы Ягулык һәм транспорт бюросы әгъзасы була.

Хуҗалык эшчәнлеге белән бер үк вакытта 1950-1956 елларда Күмер сәнәгате академиясе профессоры вазыйфасында эшли.

1951 елның февраленнән ССРБ-ның кәгазь һәм агач эшкәртү сәнәгате министрының кадрлар буенча урынбасары.

1953 елның 23 октябрендә СССР Фәннәр академиясенең техник фәннәр бүлеге әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

1953 елның декабреннән ССРБ Министрлар Советы каршындагы металлургия, күмер сәнәгате һәм геология буенча бюро әгъзасы.

1959 елның маеннан 1960 елның июненә кадәр ССРБ Дәүләт план кору комитетының техник-икътисади экспертиза советы рәисе була.

1961 елдан 1963 елга кадәр ССРБ Министрлар Советының ягулык сәнәгате буенча Дәүләт комитеты рәисе була.

1963 елдан ССРБ Дәүләт исәп комитеты ягулык сәнәгате буенча дәүләт комитеты рәисе булып тора.

1962 елның 29 июнендә СССР Фәннәр академиясенең «Тау эше» белгечлеге буенча техник фәннәр бүлегендә мөхбир әгъза итеп сайлана.

1966 елдан СССР Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы.

1967 елдан СССР Фәннәр академиясе Җир физикасы институтының физик-техник тау проблемалары секторы мөдире, аннары ССРБ Халык хуҗалыгы академиясе ректоры һәм СССР Фәннәр академиясенең җир астын комплекслы үзләштерү проблемалары институты директоры.

1944 елдан ВКП(б) әгъзасы. ССРБ Югары Советының 6 нчы чакырылыш депутаты (1962-1966).

1980 елның 7 декабрендә вафат була. 11 декабрьдә Мәскәүдә Новодевичье зыяратында җирләнгән (участок № 9)[2].

Гаиләсе

Уллары:

  • Мельников Николай Николаевич (тау инженеры) (1938-2018);
  • Мельников Андрей Николаевич, тау инженеры (1946).
Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Н. В. Мельниковның төп фәнни казанышлары файдалы казылмаларны ачык ысул белән чыгару, тау токымнарын шартлатып ваклау теориясен эшләү, тау машиналарын изү параметрларын билгеләү ысуллары һәм тау сәнәгате үсеше мәсьәләләре белән бәйле[3].

Кривой Рог тимер мәгъдәне бассейнының тирән офыкларын эшкәртү проблемаларын өйрәнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1960);
  • III дәрәҗә Сталин премиясе (1946) — хезмәт җитештерүчәнлегенең сизелерлек артуын һәм күмер чыгаруны арттыруны тәэмин итүче күмер катламын ачык эшкәртүне фундаменталь камилләштергән өчен;
  • ССРБ Дәүләт премиясе (1979) — Норильск тау-металлургия компанисендә төсле металлар җитештерүне кискен арттыруны тәэмин иткән Талнах-Октябрь полиметаллик ятмасын кыска вакыт эчендә үзләштерү буенча алдынгы техник алымнар эшләгәне һәм керткене өчен.
  • «Урак һәм Чүкеч» медале (1979)[4]
  • өч тапкыр Ленин ордены (29.06.1966; 17.09.1975; 27.02.1979)[5];
  • өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрак ордены (08.04.1944; 28.02.1959; 07.03.1969);
  • «Хөрмәт Билгесе» ордены (20.10.1943);
  • мидал;
  • Сарапулның Мактаулы гражданы (1981 — үлгәнче).

Хәтер

Thumb
Конверт 1983 й. Н. В. Мельников хөрмәтенә

СССР Фәннәр акадмиясе 1981 елда Н. В. Мельников исемендәге алтын медаль булдыра. Ул җир астын комплекслы үзләштерү проблемалары өлкәсендә күренекле эшләр өчен тапшырыла[6].

Глыба горной науки. Академик Н. В. Мельников турында Фильм. МИКСП (Урта Кама алды тарихы һәм мәдәнияте музее) — Сарапул, 2009;

Галимгә туган шәһәре Сарапулда Йорт-музее янында бюст куелган;

Сарапулда Йорт-музей — Русиядә бердәнбер йорт-музее[7];

Сарапулда бер урам аның исемен йөртә.

Remove ads

Библиография

    • Сидоренко А. В., Мельников Н. В. Богатство для всех // Известия. Московский вечерний вып. 1976. 29 нояб.
    • Мельников Н. В. Быстрее развивать добычу угля открытым способом // Правда. 1954, 17 ноября.
    • Мельников Н. В. Добыча ископаемых открытым способом / М.; Л.: Углетехиздат, 1948. — 408 с.
    • Мельников Н. В. Миллиарды экономии. Что несёт рациональное развитие топливно-энергетической базы // Правда. 1967. 16 января.
    • Мельников Н. В. Попутные, но не бросовые. [полезные ископаемые] // Правда. 1971, 24 марта.
    • Мельников Н. В. Пути открытой добычи // Экономическая газета. 1966. № 7. — С. 19—20.
    • Мельников Н. В. Разведчик родных недр: К 60-летию со дня рождения К. И. Сатпаева // Комсомольская правда. 1959. 10 апреля.
    • Мельников Н. В. Развитие горной науки в области открытой разработки месторождений в СССР / М.: Углетехиздат, 1957. — 92 с.; 2-е изд. М.: Госгортехиздат, 1961. — 183 с.
    • Мельников Н. В. Речь [на заседании Совета Национальностей Верховного Совета СССР O Государственном плане развития народного хозяйства СССР, о Государственном бюджете СССР на 1965 год и об исполнении Государственного бюджета СССР за 1963 год] // Правда. 1964. 12 декабря.
    • Мельников Н. В. Увеличивать добычу, снижать себестоимость угля // Правда. 1964. 30 августа.
    • Мельников Н. В., Марченко Л. Н. Энергия взрыва и конструкция заряда / М.: Недра, 1964. — 138 с.
    • Мельников Н. В. Топливо и энергетика // Труд. 1966. 6 января.
    • Мельников Н. В. На подступах к 2000 году // Неделя. 1967. № 24. — С. 8—9.
    • Мельников Н. В. Нам и внукам // Экономическая газета. 1967. № 44. — С. 37.
    • Мельников Н. В. Сокровища остаются в земле // Труд. 1967. 12 авг.
    • Мельников Н. В. Стальные руки горных мастеров: 10 ответов // Неделя. 1967. № 29. — С. 4—5.
    • Мельников Н. В. Выступления участников Годичного общего собрания Академии наук СССР: О Научном совете по выставкам работ АН СССР и АН союзных республик // Вестник АН СССР. 1973. № 5. — С. 34—35.
    • Мельников Н. В. Пределы роста или беспредельность развития? // Студ. меридиан. 1974. № 3. — С. 17—19.
    • Мельников Н. В. Глубокая разведка // Литературная газета. 1975. 16 июля. — С. 10.
    • Мельников Н. В. Недра, открытые вновь // Знание — сила. 1977. № 7. С. 5—7. Знание — сила. 1976. № 9. — С. 4—6. Беседы о техническом прогрессе Геотехнология.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads