Павел Терентьев

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Терентьев Павел Викторович (23 декабрь 1903 ел, Севастополь30 декабрь 1970 ел, Ленинград) — совет зоологы, герпетология, микъдар биогеографиясе һәм биологик статистика буенча белгеч. «Коррекцион плеядалар» методы авторы, биология фәннәре докторы (1939).

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Remove ads

Биографиясе

Павел Викторович Терентьев 1903 елның 23 декабрендә Севастопольдә[5][6][7] Халык мәгарифе министрлыгы түрәсе, профессор, Севастопольнең нәселле мактаулы гражданины гаиләсендә туган. Ул 8 нче Санкт-Петербург гимназиясендә укыган, 3 нче Мәскәү гимназиясен тәмамлаган[8]. 1921 елдан ул Дарвин музеенда кече ярдәмче булып эшли. 1922 елда, Мәскәү университетының физика һәм математика факультетының табигый фәннәр бүлеген тәмамлагач, аспирантурага укырга керә[5][6]. 1922—1926 елларда ул Мәскәү зоопаркының террариумы белән идарә итә, шул ук вакытта зоопаркның яшь биологлары түгәрәгендә эшли[9]. Мәскәү өлкәсенең яшел бакаларының үзгәрүчәнлеген һәм систематикасын өйрәнү белән актив шөгыльләнә, "Очерк земноводных (Amphibia) Московской губернии" (1924) китабын бастырып чыгара, анда "Рус табигатен өйрәнүчеләрнең студентлар түгәрәге" әгъзалары җыйган барлык коллекцияләр һәм мәгълүматларны анализлый[9].

1923 елда ОГПУ тарафыннан кулга алына, масонствода һәм скаутларның масонлыгына җәлеп итүдә гаепләнә. 1926 елда ул кабат кулга алына һәм Уралга 3 елга җибәрелә, аннары Казанда 6 ел буена яшәргә хөкем ителә[8]. 1929 елда аспирантураны тәмамлый. 1930—1931 елларда Татар фәнни-тикшеренү институтының математика статистикасы хезмәткәре була һәм Казан университетында лекцияләрен укый.

Тагын кулга алына, ОГПУның Свирск хезмәт лагерендә өч елга хөкем ителә[8]. 1933—1934 елларда Архангельскта урнашкан кыйммәтле тире-мех институтының Төньяк-көнбатыш биостанциясендә эшли[6].

1934 елда ул Нижгарга, аннары Ленинградка күченә[8]. 1934 елның июненнән ул Ленинград университетында асситент була[5][6]. 1936 елда ул «Применение биометрических методов к изучению земноводных» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. 1935—1938 елларда Ленинград җимеш-яшелчә институтында, Аграр-гидрометеорология институтында һәм Медицина буенча укыту пособиеләре Үзәк институтында эшли[6]. 1940 елда ул Ленинград дәүләт университеты умырткасызлар зоологиясе кафедрасында доцент булып раслана[8] . 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр Ленинград дәүләт университетының умырткасызлар зоологиясе кафедрасы мөдире. 1942—1944 елларда фәнни хезмәткәр була һәм СССР Фәннәр академиясе Зоология институты секретаре вазифаларын башкара, Ленинград педагогика институтында лекцияләр укый. 1944 елда ул Ленинград дәүләт университетына тулы булмаган эш көненә кайта. 1946 елда ул «Опыт применения математической статистики к зоогеографии» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый. 1947 елда аңа профессор исеме бирелә. 1948 елда  «вейсманист-морганистлар»га каршы көрәш дулкынында университеттан азат ителә. 1948—1949 елларда ул Дәүләт җәмәгать китапханәсендә эшли[6].

Бераз вакыт Вологда педагогия институтының зоология кафедрасын җитәкли, «Хайваннар дөньясын үзләштерүнең, реконструкцияләүнең һәм саклауның биологик нигезләре» проблемасы буенча СССР Фәннәр академиясенең Борок бистәсендә Биология станциясе директоры урынбасары һәм СССР Фәннәр академиясендә фәнни совет рәисе урынбасары була. 1954 елдан 1965 елга кадәр Ленинград дәүләт университетының умырткасызлар зоологиясе кафедрасын җитәкли. 1965 елда ул Генетика кафедрасына күченде, һәм анда биометрика бүлмәсе оештыра[5]. Ул 1970 елның 30 декабрендә Ленинградта үлә[5][6][7].

Клиналь үзгәрүчәнлек концепциясен эшли, ул төрләр системасы өлкәсендәге эшләргә уңай йогынты ясый[9].

Remove ads

Гаиләсе

  • Улы — Анатолий Павлович Терентьев-Катанский (1934—1998), көнчыгыш белгече, Кытай тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар авторы[10] .

Фәнни эшчәнлеге

Терентьевның төп объектлары - амфибияләр һәм сөйрәлүчеләр . Ул бу төркемнәрнең таксономиясе һәм географик бүленеше белән шөгыльләнә. Систематика теориясенә һәм организмнарның үзгәрүчәнлеге проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертте. Беренчеләрдән булып хайваннарда нәселдәнлек үзгәрүчәнлегендә гомологик рәтләр турындагы тәгълиматны раслый[5]. Ул санлы экологиянең методик нигезләрен сала. Биологик күренешләрне тикшергәндә математик тасвирлау һәм анализ методологиясен эшләгән. Биологик системада һәм зоогеографиядә флор һәм фауналарны тасвирлау өчен санлы анализ кулланырга тәкъдим итә[7]. Хәзер "Терентьевның корреляцион плеядлары"[11] буларак билгеле һәм фәннең күп кенә өлкәләрендә биогеография[12], систематика[13], биоморфология[14], медицина[15][16] һәм гуманитар дисциплиналарда[17][18] кулланыла торган корреляцион плеяда методын эшли[19].

1958 елдан 1964 ега кадәр биологиядә математик ысулларны куллану буенча дүрт киңәшмә оештыра. 1964 һәм 1967 елларда герпетология буенча ике конференция үткәрү инициаторы була[5].

Бүләкләре

«1941—1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Ленинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнгән .

Сайланма басмалар

150 басма авторы[5]

  • Терентьев П. В. Очерк земноводных (Amphibia) Московской губернии: руководство для преподавателей. — М.: Государственное изд-во, 1924. — 98 с.
  • Терентьев П. В., Чернов С. А. Краткий определитель пресмыкающихся и земноводных СССР. — 2-е, перер. и расшир. изд. — Л.: Учпедгиз, 1940. — 184 с.
  • Терентьев П. В. Малый практикум зоологии позвоночных: Допущ. М-вом высш. образования СССР в качестве учеб. пособия для биол. фак. ун-тов и для фак. естествознания пед. ин-тов. — М.: Советская наука, 1940. — 484 с.
  • Терентьев П. В. Практикум зоологии позвоночных. — Л.: Изд-во Ленинградского гос. ун-та, 1940. — 240 с.
  • Терентьев П. В. Почему отличается животный и растительный мир разных стран (о географическом распространении организмов). — Л.: Лениздат, 1948. — 68 с.
  • Терентьев П. В. Лягушка : Учеб. пособие для студентов биол. фак. ун-тов. — М.: Советская наука, 1950. — 346 с.
  • Терентьев П. В., Дубинин В. Б., Новиков Г. А. Кролик.. — М.: Советская наука, 1952. — 364 с.
  • Терентьев П. В. Герпетология: Учение о земноводных и пресмыкающихся : Пособие для гос. ун-тов. — М.: Высшая школа, 1961. — 336 с.
  • Терентьев П. В., Ростова Н. С. Практикум по биометрии. — Л.: Изд-во Ленинградского ун-та, 1977. — 153 с.
  • Быховский Б. Е., Козлова Е. В., Мончадский А. С., Наумов Д. В., Соколов А. С., Рыков Н. А., Терентьев П. В. Зоология. Учебник для 6—7 классов средней школы / Под ред. Б. Е. Быховского. — 1-е изд. — М.: Просвещение, 1969. — 272 с. (многократно переиздавался после его смерти)
Remove ads

Чыганаклар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads