Акъяр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Акъяр
Remove ads

Акъяр яки Севастополь (кырымтат. Aqyar, Акъяр, tat.lat. Aqyar(үле сылтама), укр. һәм рус. Севастополь) — Россиянең (элек Украинаның) Кырым ярымутравында урнашкан шәһәр. 2014 елның 18 мартыннан бирле Акъяр шәһәре Россия Федерациясенә аерым федерация субъекты - федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак керә, хәзерге вакытта тулысынча Россия контроле астындагы торак пункт. Сәүдә, балык, диңгез туңмаган порты, сәнәгый, фәнни-техник, мәдәни-тарихи үзәк.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...

Акъяр шәһәрендә Россиянең Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан.

Remove ads

География

Шәһәр Кырымның көньяк-көнбатыш өлешендә, Гераклея ярымутравында урншкан. Көньяк һәм көнбатыш ягыннан Кара диңгез сулары белән юыла, төньяк һәм көнчыгышта Кырым Җөмһүрияте берәмлекләре белән чикләнә (Бакчасарай районы, Ялта шәһәр округы).

Сәгать поясы

Thumb
Мәскәү вакыты

Акъяр Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих

4 гасырда б.э.к. греклар Херсонес кирмәненә нигез сала.

Алтын Урда чорында татарлар Акъяр шәһәренә нигез салалар.

1475-1781 елларда Акъяр каласында Госман империясенең тәэсире зур.

Акъяр янында башка татар кирмәннәре барлыкка килә: Иң Кирмән, Кача, хәзер алар Акъяр эченә кергән.

Thumb
Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел

1781 елда Кырым ханлыгы Россия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда Акъяр урынында Екатерина II әмере буенча Севастополь салына.

1854-1856 елда Кырым сугышы чорында Акъяр (Севастополь) камалышы. 1854 елның 5 (17) октябрендә Севастополь камалышы башлана, шәһәр утка тотыла.Тарихта ул Севастополь камалышы дип танылган. 13 (25) октәберендә Балаклава янындагы бәрелештә Россия гаскәре (23 мең) Акъяр камалышын өзәргә тырыша, ләкин Коалиция гаскәре (20 мең) камалышны саклыйлар.

1856 елда Париж Солых килешүе буенча Россиягә Кара диңгездә яңа флот төзелеше тыела.

1917-1920 елда Акъярда кыен Ватандашлар сугышы бара.

1920 елның 15 ноябрендә Врангель гаскәрләре Акъяр каласыннан чигенгәннән соң Совет хакимияте урнаштырыла.

1941 елның 22 июненьдә фашист гаскәрләре Акъярны бомбага тота.

1941, 30 октябрь - 1942, 4 июль - 250 көн дәвамында булган Севастополь саклануы.

Акъярны саклану бөтен мөмкинлекләрен тотып бетерүгә күрә 1942 елның 9 июлендә совет гаскәре шәһәрдән чигенергә мәҗбүр булган.

Фашистлар шәһәрне Теодорихсвафен (Theoderichshafen) дип йөртәләр.

1944 елның 9 маенда Толбухин җитәкчелегендә Кырым операциясе кысаларында совет гаскәре Акъяр шәһәрен азат итә.

1948 елда Акъяр РСФСР эчендәге аерым идарә-хуҗалык субъектына әверелә.

1954 елда Хрущев Кырым өлкәсен Украин ССРга бүләк итә; Акъяр Кырым өлкәсе составына кермәвенә карамастан, фактик рәвештә ул да Украин ССР составына күчте. Шул казус 1978 елда гына чишелгән: 1978 елгы УССР Конституциясе Акъярны республика буйсынуындагы шәһәр дип игълан итә.[8]

1991 Совет Берлеге таркалганнан соң Украинада калды.

Шул чорда РФ һәм Украина арасындагы килешү буенча 2042 елга кадәр монда Россиянең Кара диңгез флоты торырга тиеш иде.

2014 елда булган Кырым кризисы һәм 2014 елның 16 мартында узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 2014 елның 18 мартында Россия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен һәм Акъяр шәһәре кабул итү турында килешү имзаланды. Акъяр шәһәре аерым федерация субъекты (федерация әһәмиятендәге шәһәр) буларак Россия эченә керә.

Климат

Подробнее Акъяр климаты, Күрсәткеч ...
Remove ads

Халык

Подробнее Халык саны ...

Милләтләр (2001, буйсынган торак пунктлары белән): руслар — 71,6%, украиннар — 22,4%, белоруслар — 1,5%, татарлар — 0,7%, кырымтатарлар — 0,5%.[13]

Remove ads

Административ бүленеш

Thumb
  1. Гагарин районы
  2. Ленин районы
  3. Нахимов районы
  4. Балаклава районы
  5. Инкерман шәһәр шурасы
Thumb
Thumb
Thumb
Көньяк бухта Балаклава бухтасы Балаклава биеклекләреннән Акъяр күренеше
Акъярда торган Кырым сугышына багышланган һәйкәлләр
Thumb
Thumb
Thumb
Батырган көймәләргә һәйкәл Херсонес хәрәбәләре Кырым сугышы каһарманнарына һәйкәл

Кардәш шәһәрләр

Акъярда туганнар

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads