Петропавловск-Камчатский
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Петропавловск-Камчатский (рус. Петропавловск-Камчатский) — Россия шәһәре, Камчатка краеның административ үзәге.
Халык саны — 179 526 кеше.[15]
Remove ads
География
Петропавловск-Камчатский Камчатка ярымутравының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Тын океанның Авача бухтасы ярында урнашкан.
Диңгез порты. «Елизово» халыкара аэропорты.
Сәгать поясы

Петропавловск-Камчатский Камчатка вакыты (Kamchatka Time Zone, PETT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +12:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +9 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+9 итеп күрсәтелә.
Климат
Remove ads
Тарих

1740 елда В.И. Беринг һәм А.И. Чириков экспедициясе тарафыннан Аушин исемле камчадал авылы урынында нигезлнгән. Исеме экспедиция суднолары исемнәреннән ("Изге апостол Пётр" һәм "Изге апостол Павел") алынган.
1803—1822, 1849—1856, 1909—1922 елларда — Россия империясенең Камчатка өлкәсе үзәге.
1822 елда Петропаловский Порт исемле шәһәренә үзгәртеп корылган. 1853—1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында шәһәр гарнизоны англо-француз эскадрасының һөҗүмне кире кайтарган.
1924 елда Камчаткадагы Петропавловскны Казакъстандагы Петропавловсктан аеру өчен шәһәргә Петропавловск-Камчатский исеме кушылган.
1934 елдан — Камчатка өлкәсе үзәге. 2007 елдан Камчатка крае административ үзәге булып тора.
Remove ads
Халык
1856[16] | 1897[17] | 1926[16] | 1931[16] | 1939[16] | 1959[18] | 1970[19] | 1979[20] | 1989[21] | 2002[22] | 2010[15] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
~1 500 | 395 | ~17 000 | ~6 000 | ~35 400 | 85 582 | 153 885 | 214 977 | 268 747 | 198 028 | 179 526 |
Милли состав (2002): руслар — 82,0%, украиннар — 5,9%, татарлар — 1,0%, белоруслар — 1,0%; милләтне әйтмәгәннәр — 5,8%, Төньяк милләтләре (ительменнар, коряклар, алеутлар, камчадаллар, эвеннар, чукчалар) — барлыгы 0,5%.[23]
Югары уку йортлары
- Витус Беринг исемле Камчатка дәүләт университеты
- Камчатка дәүләт техника университеты
Кардәш шәһәрләр
Уналашка, АКШ.
Кусиро, Япония
Севастополь, Россия
Галерея
- Аэропорт
- Петропавловск-Камчатский күренеше (2013)
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads