Порт-Морсби
Папуа — Яңа Гвинея Бәйсез Дәүләте башкаласы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Порт-Мо́рсби[3] (ток-писин. Pot Mosbi, ингл. Port Moresby) ― Тын океанның көньяк-көнбатыш өлешендә Океанлыкта (физик география күзлегеннән) яки Азиядә (сәяси һәм икътисадый география күзлегеннән) урнашкан Папуа Яңа Гвинея Бәйсез Дәүләтенең (1975 елның сентябрендә бәйсез дәүләт булган; Милләтләр Дуслыгына керә) иң зур шәһәре һәм башкаласы, Үзәк (Башкала) провинциясенең[d] административ үзәге.
Remove ads
Урнашуы

Порт-Морсби Яңа Гвинея[d] утравының Түбән көньяк-көнчыгыш яр буенда урнашкан[4].
Табигать шартлары

Климаты ― субэкваториаль диңгез климаты. Гыйнвар-февральдә җылы төньяк һәм көнбатыш җилләре исә. Май аенда чагыштырмача салкын коры һава торышы урнаша, ул сентябрьгә кадәр дәвам итә. Сентябрьдән декабрьгә кадәрге чорда коры һәм яңгырлы һава торышының чиратлашуы хас. Порт-Морсбида елына 1200 мм явым-төшем була. Якынча кырык елга бер тапкыр корылык була. Башкалада даими югары температура өстенлек итә, сезонлы һәм тәүлеклек тирбәлеше зур түгел. Уртача максималь күрсәткеч +31 °С, уртача минимум +23 °С тәшкил итә.
Порт-Морсби районында мәңге яшел тропик урманнарга хас табигый үсемлекләр өстенлек итә. Шәһәрдә шулай ук Европадан китерелгән имән, киң яфраклы бүк[d] һәм башка агач токымнарын да очратырга мөмкин. Океан яр буйларында мангр[d] куаклары таралган.
Remove ads
Халкы, тел, дин
Порт-Морсби халкының саны 420 меңнән артык кеше тәшкил итә (2024, бәяләмә)[5]. Шәһәрдә, нигездә, папуаслар һәм меланезиялеләр яши, алар билгеле бер кабиләгә карап, 700 дән артык телдә һәм диалектта сөйләшә, алар арасында 200 гә якын австронезия һәм якынча 500 папуас теле бар. Халыкның шактый зур өлешен австралиялеләр һәм европалылар тәшкил итә. Папуа – Яңа Гвинеягә күчеп килгән кытайлыларның яртысыннан артыгы башкалада яши, әмма гомуми массада аларның саны аз.
Папуа — Яңа Гвинеядә рәсми телләр — инглиз, ток-писин, моту[d] һәм хири-моту телләре. Этникара аралашу өчен нигездә соңгы икесе кулланыла. Шәһәр халкының якынча яртысы туган телендә дә, милләтара аралашу телендә дә укый һәм яза ала.
Башкала халкының күпчелеге (якынча 90 %) христиан динендә, 60 % — протестант һәм 30 % — католик. Порт-Морсби халкының уннан бер өлеше традицион җирле (анимистик) ышануларны тота. Башкалада Бәһаи, мөселман[6], һинд дине[7] җәмгыятьләре үсештә.
Тарих
1873 елда Яңа Гвинея утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә инглиз диңгезчесе Джон Морсби[d] туктаган. Яр буйларын тикшергәндә ул шактый уңайлы бухта тапкан һәм аны үзенең әтисе адмирал Фэрфакс Морсби[d] хөрмәтенә Порт-Морсби дип атаган. Еллар узгач, бухтада шәһәр үсеп чыккан, ул бухтаның исемен саклап калган.
1884 елда Порт-Морсби Яңа Гвинея утравының бөтен көньяк-көнчыгыш өлеше белән бергә инглиз колониясе булган Британия Яңа Гвинеясе[d] составына кергән. 1906 елда колония Австралиягә тапшырылган һәм Папуа территориясе дип атала башлаган. 1949 елда, Яңа Гвинеянең төньяк-көнчыгыш өлеше Папуа белән берләшкәннән соң, Порт-Морсби Папуа территориясе — Яңа Гвинея исемен алган яңа административ берәмлек составына кергән. 1964 елда илдә гомуми сайлаулар узган, нәтиҗәдә канун чыгару ассамблеясе формалаштырылган, анда күпчелек урынны аборигеннар алган. Меланезиялеләрнең хокукларын кысучы законнарның гамәлдә булуы туктатылган. Шул ук 1964 елда Порт-Морсбида Папуа — Яңа Гвинея университеты[d] (ингл. UPNG) ачылган. Шәһәр акрынлап илнең төп мәдәни үзәгенә әверелә. 1973 елда Папуа-Яңа Гвинея эчке үзидарәгә хокук алган, 1975 елда башкаласы Порт-Морсби булган бәйсез дәүләт булган.
Remove ads
Истәлекле урыннар


Порт-Морсбиның шәһәр халкы Таун дип атаган тарихи үзәге диңгезгә чыгып торган ярымутрауда урнашкан. Аның очында урнашкан, биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 100 метрга җиткән Пага калкулыгыннан шәһәрне тулысынча күреп була. Таунның төньяк яры буйлап порт сузылган. Көньяк ярында Элла-Бич паркы урнашкан. Таунның үзәк өлешендә XIX гасыр ахырында төзелгән биналар сакланып калган. Шәһәрнең иң иске архитектура һәйкәле булып 1890 елда төзелгән Элла Берләшкән чиркәве санала. Шәһәрнең төньяк өлешендә күпчелек хөкүмәт биналары һәм учреждениеләре урнашкан. Монда 1984 елда төзелгән Парламент бинасы, шулай ук 1980-еллар ахырында Порт-Морсбида 1991 елда үткәрелгән IX Көньяк Тын океан уеннары[d] (2007 елдан ― Тын океан уеннары) өчен төзелгән сэр Джон Гис[d] (1914―1991 елларда яшәгән Папуа – Яңа Гвинеянең беренче генерал-губернаторы) исемендәге зур спорт комплексы (стадион[d]) урнашкан.
Парламент бинасыннан ерак түгел Милли музей һәм сәнгать галереясе урнашкан, аның экспозициясендә табигать, этнография, мәдәният һәм Папуа — Яңа Гвинея тарихы буенча күпсанлы материаллар тәкъдим ителгән.
Шәһәрдә илнең төп югары уку йорты — Папуа — Яңа Гвинея университеты һәм Милли китапханә[d] урнашкан[8]. Борокода дәүләтнең иң борынгы мәктәпләренең берсе — Халыкара Изге Иосиф католик көллияте[d] урнашкан[9].
1969 елда Көньяк Тын океан уеннарын үткәрү өчен сэр Хьюберт Мюррей[d] (судья һәм Папуа вице-губернаторы булган) исемендәге стадион[d] төзелгән.
Remove ads
Транспорт

Порт-Морсбига илнең иң эре халыкара аэропорты һәм Папуа — Яңа Гвинея Хәрби-һава көчләре базасы булган Джексонс халыкара аэропорты[d] хезмәт күрсәтә[10]/
Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads