Равил Гайнетдин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Равил Исмәгыйл улы Гайнетдин – шәех, Россия мөфтиләр шурасы , Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
Мөфти Гайнетдинның Ислам юлында хезмәт итүе 35 ел элек, Бохара шәһәрендәге Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң башлана. 1987 елда яшь дин эшлеклесе — имам–хатыйб, ә инде бер елдан соң Мәскәү җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый. Совет чорында ук Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Мәскәү җәмигъ мәчете Россиянең күп кенә регионнарыннан җәмгыятьләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. 1994 елда биредә РФ мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәтенең 25 еллыгы елында, РФ субъектларыннан һәм дөньяның дистәләгән иленнән җыелган делегатлар һәм дәрәҗәле кунаклар алдында чыгыш ясаганда, мөфти Гайнетдин хәбәр иткәнчә, бүген РФ мөселманнары Диния нәзарәте 53 төбәктә ике меңнән артык мөселман җәмгыятен берләштерә.
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Мөфти Гайнетдинның мөселман рухи яңарышы, тынычлык урнаштыру һәм милләтара һәм диниара татулыкны һәм гражданлык бердәмлеген ныгыту эшендәге казанышлары күп кенә дәүләт бүләкләре, шул исәптән «Дуслык» ордены (1997), Почет ордены (2004) IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2009), III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2015), федерация субъектларының дәүләт бүләкләре белән билгеләнә. Бүләкләр арасында Фәләстыйн дәүләтенең «Иерусалим йолдызы» югары ордены (2015), «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 20 ел» медале (2012), Казакъстан Республикасының «Шапагат-Милосердие» югары ордены (2013) һәм башкалар бар.
- 2019 елның 22 ноябрендә Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин РФ Президенты Владимир Путин кулыннан II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденын алды. Бүләкләү тантанасы РФ Президентының Кремль резиденциясенең Екатерина залында узды. «Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен», — диелә РФ дәүләт башлыгы Указында[1].
- 2023 елда Россия Азия һәм Африка илләре халыклары белән теләктәшлек комитетының алтын медале белән бүләкләнгән ― Россия өммәтен берләштерү, Россия мөселманнарының Ислам дөньясында ролен һәм урынын күтәрүе һәм хаҗ кылуны оештыруның үзәкләштерелгән системасын булдыру эшенә зур өлеш керткәне өчен[2]
- 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм саклауга керткән өлеше, конфиссияара дуслыкны һәм тынычлык саклауны ныгыткан өчен[3]
- 2024 ― Л. Н. Толстой исемендәге Алтын медаль (Халыкара балалар фондлары ассоциациясе)[4]
- 2024 ― Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты ― традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга, үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен[5][6]
- 2025 ― Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең махсус бүләге ― дөньяда гуманистик кыйммәтләрне тараткан, толерантлыкта, мәхәббәттә һәм үзара хөрмәт итүдә чагылган югары кешелек идеалларына хезмәт иткән өчен [7].
Remove ads
Искәрмәләр
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads