Шәех
гарәп һәм ислам дәрәҗәле исеме From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Шәех (гарәп. شيخ ― «өлкән», «аксакал») ― Исламда күренекле дин әһеленең хөрмәтле исеме.

Башка мәгънәләре
- Гарәбстан ярымутравында гарәпләр кабиләсе башлыгы.
- Әмир дип аталучы һәркемгә шәех исеме бирелә.
- Гарәп Көнчыгышында ыруг, кабилә башлыгы, авыл старостасы.
- Шәех, хөрмәтле исем буларак, Ислам дин әһелләренә: голәмәләргә, дәрвиш орденнары, дәрвиш йортлары (ханкалар) башлыкларына да бирелә.
- Көнчыгышта һәм Африканың кайбер мөселман илләрендә хакимлек итүченең, кенәзнең титулы, шулай ук бу титулны йөртүче теләсә нинди зат.
- Шулай ук «мөселманнарның әйдәүчесе» мәгънәсендә кулланыла [1].
- Суфичылыкта: мөридләр җитәкчесе, мөршит[2]

Кайчагында ислам оешмалары җитәкчеләрен шәех дип игълан итәләр. Мәсәлән, мөфтиләр ― Дагстан мөфтияте рәисе Әхмәт Абдулаевның, Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Әшировның шәех дәрәҗәсе бар. 1546 елдан Казан руханиларының җитәкчесе, Ясәви тәрикатендәге Кол Шәриф шулай ук шәех һәм сәет исемнәрен йөрткән.
Remove ads
Әдәбият
- Шәех. // Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 164нче бит. ISBN 5-298-00949-2.
Сылтамалар
- Шейх. Брокгауз һәм Ефронның энциклопедик сүзлеге (ЭСБЕ)(рус.)
Моны да карагыз
- Шәех Зәет мәчете
- Шәехләр, Омск өлкәсендә шәехлар нигезләгән татар авылы.
- Шәйхелислам
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads