Райнланд-Пфальц

From Wikipedia, the free encyclopedia

Райнланд-Пфальц
Remove ads

Райнланд-Пфальц (алм. Rheinland-Pfalz) — Алмания федераль җире. Башкаласы — Майнц шәһәре.

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми исем ...
Remove ads

География

Райнланд-Пфальц Алманиянең көнбатышында урнашкан, Төньяк Райн-Вестфалия, Һессен, Саар, Баден-Вюртемберг федераль җирләре һәм шулай ук Бельгия, Франция һәм Люксембург белән чиктәш.

Су ресурслары

Райнланд-Пфальц аша Райн, Мозель, Саар һәм Лан елгалары ага. Кечерәк елгалар да байтак: Наэ, Зауер (Sauer), Оур (Our), Глан (Glan), Зиг, Вальдлаутер (Waldlauter), Вислаутер (Wieslauter), Вайсбах (Weisbach), Оттербах (Otterbach), Эрленбах (Erlenbach), Михельсбах (Michelsbach), Пфримм (Pfrimm), Һаненбах (Hahnenbach), Зиммербах (Simmerbach), Гульденбах (Guldenbach), Эллербах (Ellerbach), Ар (Ahr), Прүм (Prüm), Энц (Enz), Нимс (Nims), Шварцбах (Schwarzbach), Хорнбах (Hornbach), Киль (Kyll), Дрон (Dhron), Лизер (Lieser), Альф (Alf), Вид (Wied), Зельц (Selz), Нистер (Nister), Аар (Aar).

Райнланд-Пфальцтагы иң зур күл — Кобленц шәһәреннән ерак түгел урнашкан Лаах күле.

Remove ads

Тарихы

Райнланд-Пфальц җире 1946 елның 30 августында француз оккупациясе шартларында барлыкка килә, аның составына Бавария Пфальцы, Кобленц һәм Трир провинцияләре, элеккеге Һессен-Нассау провинциясенең дүрт округы и Һессен шәһәренең Райн елгасының сул ягындагы өлеше керә. Шул ук 30 август көнне федералҗ җирнең конституциясен булдыру комиссиясе төзелә, төп канун проекты 1947 елның 25 апрелендә кабул ителә.

1947 елның 18 маенда җирле парламентка беренче сайлаулар үткәрелә.

Парламентның беренче утырышы 1947 елның 4 июнендә Кобленцта уздырыла. Федераль җир премьер-министры итеп Петер Альтмайер сайлана.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Кануннар чыгару органы — Райнланд-Пфальц ландтагы (Landtag Rheinland-Pfalz), аның әгъзалары халык тарафыннан сайлана. Башкарма орган — Земельное Правительство Райнланд-Пфальц җире хөкүмәте (Landesregierung von Rheinland-Pfalz), ул ландтаг тарафыннан сайлана. Премьер-министрдан (Ministerpräsidenten des Landes Rheinland-Pfalz) тыш, аңарга Райнланд-Пфальц җире министрлары керә. Конституция күзәтчелеген Райнланд-Пфальц конституция мәхкәмәсе (Verfassungsgerichtshof Rheinland-Pfalz) башкара. Югары мәхкәмә инстанцияләре — Пфальц җиренең югары мәхкәмәсе (Pfälzisches Oberlandesgericht) һәм Кобленц югары мәхкәмәсе (Oberlandesgericht Koblenz).

Административ бүленеше

Райнланд-Пфальц җире районнарга (Landkreis) һәм ирекле шәһәрләргә (Kreisfreie Stadt) бүленә, районнар шәһәрләрне (Stadt) һәм мөҗтәмәгый берлекләрне(Gemeinde) үз эченә ала, зуррак шәһәрләр үз чиратында округларга бүленә (Ortsbezirk).

Районнар

Thumb
Районы

1 Арвайлер, Ahrweiler (AW) 2 Альтенкирхен, Altenkirchen (AK) 3 Альцай-Вормс, Alzey-Worms (AZ) 4 Бад-Дүркһайм, Bad Dürkheim (DÜW) 5 Бад-Кройцнах, Bad Kreuznach (KH) 6 Бернкастель-Виттлих, Bernkastel-Wittlich (WIL) 7 Биркенфельд, Birkenfeld (BIR) 8 Кохем-Целль, Cochem-Zell (COC) 9 Доннерсберг, Donnersbergkreis (KIB) 10 Айфель Битбург-Прүм, Eifelkreis Bitburg-Prüm (BIT) 11 Гермерсһайм, Germersheim (GER) 12 Кайзерслаутерн, Kaiserslautern (KL) 13 Кузель, Kusel (KUS) 14 Майнц-Бинген, Mainz-Bingen (MZ) 15 Майен-Кобленц, Mayen-Koblenz (MYK) 16 Нойвид, Neuwied (NR) 17 Райн-Һунсрүк, Rhein-Hunsrück-Kreis (SIM) 18 Райн-Лан, Rhein-Lahn-Kreis (EMS) 19 Райн-Пфальц, Rhein-Pfalz-Kreis (LU) 20 Көньяк Вайнштрассе, Südliche Weinstraße (SÜW) 21 Көньяк-көнбатыш Пфальц, Südwestpfalz (PS) 22 Трир-Саарбург, Trier-Saarburg (TR) 23 Вульканайфель, Vulkaneifel (DAU) 24 Вестервальд, Westerwaldkreis (WW)

Ирекле шәһәрләр

  1. ФранкентальFrankenthal (Pfalz) (FT)
  2. Кайзерслаутерн, Kaiserslautern (KL)
  3. Кобленц, Koblenz (KO)
  4. Ландау-ин-дер-Пфальц, Landau in der Pfalz (LD)
  5. ЛюдвигсхафенLudwigshafen am Rhein (LU)
  6. МайнцMainz (MZ)
  7. Нойштадт (Вайнштрассе)Neustadt an der Weinstraße (NW)
  8. Пирмазенс, Pirmasens (PS)
  9. ШпайерSpeyer (SP)
  10. Трир, Trier (TR)
  11. Вормс, Worms (WO)
  12. Цвайбрүккен, Zweibrücken (ZW)
Remove ads

Икътисадый үзенчәлеге

"Газпром" ААҖ (Россия) белән берлектә Газ тармагы белгечләрен әзерләү үзәге булдырылган.

ЮНЕСКО мәдәни мирасы

ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мәдәни мирасы итеп Райнланд-Пфальц җиренең дүрт истәлекле урыны танылган:

  • 1981: Шпайер соборы;
  • 1986: Рум чорындагы Трир (Августа Треверорум), биредә Порта Нигра капкалары, амфитеатр, кайзер мунчалары, Константин базиликасы, Либфрауэнкирхе соборы бар;
  • 2002: Урта Райн үзәненең Бинген һәм Кобленц шәһәрләре арасындагы өске өлеше;
  • 2005: Югары алман-рети лимесының Райнброль и Нойштадт-Дунай торак пунктлары арасындагы 550 чакрымлык өлеше
Remove ads

Сылтанмалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads