Саар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Саарmap
Remove ads

Саар (алман. Saarland, фр. Sarre), (аталыш )  — Алманиянең федераль җире. Башкаласы — Саарбрүккен шәһәре. Исеме Саар елгасыннан алынган.

Кыска фактлар Саар, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

География

Саар Алманиянең көньяк-көнбатышында урнашкан, Райнланд-Пфальц федераль җире һәм шулай ук Франция һәм Лүксимбур белән чиктәш.

Тарихы

Саар җире 1945-1957 елларда Франция протектораты була, мөстәкыйль дәүләт статусында 1952 елгы Олимпия уеннарында катнаша, Саарның хәтта үзенең валютасы була. Франция «Саарланд» исемле аерым дәүләт төзергә тәкъдим итсә дә, Саар халкы 1955 елда узган референдумда Федератив Алмания Җөмһүриятенә яңадан кушылуны яклап чыга.

1957 елның 1 гыйнварыннан Саар Алманиягә кушыла һәм аның унынчы федераль җире була.

Remove ads

Дәүләт төзелеше

Кануннар чыгару органы — Саар Ландтагы (алман. Landtag des Saarlandes), аның әгъзалары халык тарафыннан сайлана. Башкарма орган — Саар җире хөкүмәте (Saarländische Landesregierung), ул ландтаг тарафыннан сайлана. Премьер-министрдан (Ministerpräsidenten des Saarlandes) тыш, аңарга Райнланд-Пфальц җире министрлары керә. Конституция күзәтчелеген Саар конституция мәхкәмәсе (Verfassungsgerichtshof des Saarlandes) башкара. Югары мәхкәмә инстанцияләре — Саар җиренең югары мәхкәмәсе (Saarländisches Oberlandesgericht) һәм Саар югары административ мәхкәмәсе (Oberverwaltungsgericht des Saarlandes).

Административ бүленеше

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads