Рафис Борһанов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рафис Борһанов, Рафис Тимерхан улы Борһанов (1961 ел, 17 август, ТАССР, Мөслим) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры (2010–2014), Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары — фән һәм мәгариф министры (2017–2020), Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры в.б. (2020 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. ТР Дәүләт шурасы депутаты. Икътисад фәннәре кандидаты (2000), РФ (1995 елдан халыкара) салкын академиясе академигы (2012).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 17 августында Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов (1925-2004) гаиләсендә туган. Әтисе чыгышы белән Мөслим районы Вәрәшбаш, әнисе Иске Вәрәш авылыннан. Әтисен 1961 елда Әтнәгә КПСС райкомының беренче сәркатибе итеп, 1962 елда Арчага район шурасы башкарма комитеты рәисе итеп күчерәләр. Рафис Арчада 1нче урта мәктәпне (1978, алтын медальгә), «инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1983), «икътисадчы» белгечлеге буенча читтән торып Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1990, аерым билгеле дипломга) тәмамлаган. Югары уку йортын тәмамлагач (1983), хәрби хезмәткә алынганчы, ТАССР һөнәри белем бирү буенча дәүләт комитетының авыл укуханәләре бүлегендә инженер булып эшли.
Remove ads
Хезмәт юлы
- 1983 – 1985 — Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.
- 1985 — «Казанкомпрессормаш» фәнни–җитештерү берләшмәсендә җыю участогы мастеры.
- 1985 – 1989 — «Казанкомпрессормаш»та ВЛКСМ комитеты сәркатибе, ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты икенче сәркатибе.
- 1989 – 1996 — «Казанкомпрессормаш» ААҖ башлыгы урынбасары, цех башлыгы, икътисад бүлеге башлыгы, икътисад һәм финанслар буенча директор.
- 1996 – 1998 — Казан шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
- 1998 – 1999 — Татарстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары.
- 1999 – 2005 — Казанның Вахитов районы администрациясе башлыгы[1] .
- 2005 – 2010 — Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе.
- 2010 – 2014 — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры [2].
- 2014 — 2017 — 5нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, икътисад һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе.
- 2017 — 2020 — Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — фән һәм мәгариф министры.
- 2020 елның 17 сентябреннән – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе (рус. ПГАФКСиТ) ректоры в. б.[3].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаиләсе
Хатыны Светлана Игорь кызы (1965). Балалары:кызы Алия (1989), улы Айрат (1990).
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads