Роберт Паль

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Роберт Паль — рус язучысы, шагыйре һәм тәрҗемәче. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1969). Башкортстан халык шагыйре (2021).

Кыска фактлар Роберт Паль, Туган ...
Remove ads

Биография

Роберт Васильевич Паль 1938 елның 15 апрелендә Башкортостанның Авыргазы районы Түбән-Усылы авылында туган (хәзерге Башкортостан Республикасының Стәрлетамак районы Первомайский авыл советы).

Ул Стәрлетамак һәм Белорецк педагогик училищеларында белем алган, 1961 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган .

Университетны тәмамлагач, Роберт Васильевич Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында укытучы, аннары редактор, баш мөхәррир, Башкорт китап нәшриятында баш мөхәррир булып эшли, 1986 елдан - Башкортстан язучылар берлегендә әдәби консультант. Ун елга якын БАССР Язучылар берлегенең рус телендә язучыларның иҗат берләшмәсен җитәкли. 1998 елдан ― «Бельские просторы» әдәби журналының бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары.

Ул XX гасырның 60-нчы елларында иҗат итә башлый. Шагыйрьнең беренче шигырьләр җыентыгы «Живые маки» 1964 елда Башкортстан китап нәшриятында басылган.

Паль Роберт Васильевич поэзия, проза жанрларында эшли, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Ул башкорт шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә: X. Гыйләҗев, М. Гали, Г. Рамазанов, Я. Колмый, Р. Бикбаев, Ф. Тугызбаева, Т. Ганиева, Г. Юнысова, Ә. Таһирова шигырьләре, М. Кәрим, Ә. Бәйрәмов повестьлары.

Роберт Паль әсәрләре украин, казакъ, башкорт, татар, чуаш телләренә тәрҗемә ителгән.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

Китаплары

    • Паль Р. Живые маки: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1964. — 78 с.
    • Горизонты романтики: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1966. — 72 с.
    • Третье свиданье: Стихи. — Уфа: Башкнигоиздат, 1968. — 144 с.
    • Высокое пламя: поэмы. — Уфа: Башкнигоиздат, 1969. — 92 с.
    • Лебединое поле: Стихи и поэма. — Уфа: Башкнигоиздат, 1972. — 128 с.
    • Иду до конца: повесть. — Уфа: Башкнигоиздат, 1973. — 206 с.
    • Железные люди, или Повесть о суровом времени, большом походе и верной мужской дружбе. — Уфа: Башкнигаиздат, 1974. — 104 с.
    • Есть у неба земля: Повесть. — Уфа: Башкнигоиздат, 1975. — 112 С.
    • Легенды будут потом: Роман. — Уфа: Башкнигаиздат, 1976. — 528 с.
    • Прикосновение. Поэмы, баллады, переводы. — Уфа: Башкнигоиздат, 1977. − 144 с.
    • На исходе ночи: роман. — Уфа: Башкнигоиздат, 1979. — 448с.
    • До высоты звезды: стихи, поэмы. — Уфа: Башкн. кн. изд-во, 1983. — 96 с.
    • Отзовется в живых: роман-хроника в подлинных судьбах и документах эпохи. — Уфа: Башкн. кн. изд-во. Кн 1. 1985. — 296 с., Кн.2. — 1986. — 312с.
    • Лицом к лицу: лирика. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1988. — 192 с.
    • Бессмертники — цветы вечности. — Уфа: Башк. кн. изд-во, 1990. — 368 с.
    • Плач одинокой кукушки: стихи, поэмы. — Уфа: Китап, 1993. — 160 с.
    • Книга судьбы: лирика. — Уфа: Китап, 1999. — 352 с.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads