Тамара Ганиева

From Wikipedia, the free encyclopedia

Тамара Ганиева
Remove ads

Тамара Ганиева, псевдоним, чын исеме Тимербикә Әхмәтшәриф кызы Ганиева (баш. Тамара Ғәниева, Тимербикә Әхмәтшәриф ҡыҙы Ғәниева, 1951 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Күмертау районы, Кинҗәбай) — язучы, СССР язучылар берлеге әгъзасы (1986). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Рәми Гарипов (1998) һәм Фатих Кәрим (2004) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның халык шагыйре (2019).

Кыска фактлар Тамара ГаниеваТимербикә Ғәниева, Тугач бирелгән исеме: ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 23 гыйнварында БАССР Күмертау (хәзерге Куергазы) районы Кинҗәбай авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, Салават педагогика укуханәсен (1972), Стәрлетамак педагогика институтын (1976) тәмамлый. Стәрлетамакта интернат-мәктәптә (1970 елдан), мәдәни-агарту укуханәсендә укыта. Аннан журналистика эшенә («Ленинсы», 1980) күчә. Радиотелекомитетта (1981 елдан) мөхәррир. «Агыйдел», «Панорама Башкортстана» журналында (1988 елдан) эшли (бүлек мөдире, баш мөхәррир).[1]

Remove ads

Иҗаты

Беренче китабы — «Очрашырбыз әле» (1980). «Киек казлар» (1984), «Күңел тавышы» (1986), «Көмеш тамчы» (1988), «Мәхәббәткә ышынам» (2006), «Бер ялгызым» (2012) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрде. Алардагы әсәрләргә лирик җылылык, драматик үткерлек сыйфатлары хас. «Кыпчаклар» (1994), «Аркайым» (1997), «Ахак гөмбәзләр» (2001) китапларында туган халкының тарихын чагылдыра. Н. Гумилев, Лопе де Вега, А. Камю, Ф. Шиллер, Н. Грахов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә. «Тамарис» трагедиясен («Туганлык» театр фестивале лауреаты) Сибай драма театры сәхнәгә куйды.[2]

2023 елда Уфада, З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында, беренче тапкыр «Донъялыр был…» (Дөньядыр бу…) китабы басылып чыккан. Китапка төрле елларда язылган 23 хикәя һәм аның тормышы һәм иҗади юлы турында автобиографик эссе кергән [3]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads