Рузай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Рузайmap
Remove ads

Рузай (рус. Рузаевка, мукш. Орозай, эрз. Оразай ош) – Мордовия Республикасында шәһәр, Рузай районы үзәге. Республика башкаласы Саранск шәһәреннән 19 км еракта.

Кыска фактлар Рузай, Нигезләнү датасы ...

Remove ads

Тарихи белешмә

Рузай Пешлә авылы белән бер чорда пәйда булган. Профессор И.Д.Воронин «Иске Рузаевка тарихыннан» дигән мәкаләсендә: «1631 елда Инсар өязе судындагы Пешлә, Нурлы, Пайгарма елгалары буендагы җирләр Төмән татары Ураз морзаның (князь) карамагында. Шул елда Ураз Тәнкәчиевләр кабиләсе карамагындагы ике татар авылы барлыкка килә: «Урузаевка татар авылы һәм Татар Пешләсе авылы»,- дип язылганны раслый.[3]

Уразай авылы хәзерге тимер юл вокзалыннан көньягракта урнашкан булган.

Пенза губернасының Инсар өязенә керә. 1918 елда Рузаевка өязе барлыкка килә. 1930 елдан Рузаевка районы үзәге.

Remove ads

Рузай станциясе

Рузай шәһәре зур тимер юл станциясе белән билгеле. 1893 елда булачак Мәскәү-Казан тимер юлында Сасовтан (Рязань губернасы) Рузайга кадәр поездлар йөри башлый. 1895 елда Рузайдан Пензага кадәр хәрәкәт ачыла. 1898 елдан Рузайдан составлар Сызранга йөри башлый. 1900 елда төньякка – Красный Узелга хәрәкәт ачыла. Республиканың бөтен армиягә чакырылган призывникларын монда сборный пунктка, җыелу урынына китерәләр.

Шәһәрдә эре сәнәгать ширкәтләре эшли.

Remove ads

Халык

1931[4]1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]2002[9]2010[10]
~9 700~17 10024 90941 08448 81151 03449 79047 529

Милли состав: руслар — 75,9%, мордва — 14,9%, татарлар — 5,5%.[11]

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads