Руслан Шагалиев
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Руслан Ринат улы Шәгалиев (1980 елның 3 апреле, Уфа, Башкорт АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Иннополис шәһәре мэры (2016―2024).
Remove ads
Тормыш юлы
Руслан Шагалиев 1980 елның 3 апрелендә Уфа шәһәрендә туа[1]. «Уфанефть» нефть-газ чыгару идарәсендә автоматлаштырылган идарә системалары һәм исәпләү техникасы хезмәтендә идарә итү пульты операторы (2000), 5 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2002), 4 разрядлы КИП һәм автоматика слесаре (2003), инженер (2003—2004) булып эшли. 2003 елда «мәгълүматны эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары» белгечлеге буенча Уфа дәүләт авиация техник университетын тамамлый.
2004—2005 елларда — «Корус консалтинг компаниясе»ндә (Санкт-Петербург) консультант. 2005—2008 елларда — «Раф-Брокер» ЯАҖндә (Мәскәү) трейдер, өлкән трейдер. 2008 елдан 2014 елның апреленә кадәр Yota компаниясендә проектлар җитәкчесе, региональ үсеш буенча директор, территориаль директор булып эшләгән.
2015 елның 1 декабреннән Иннополис мэриясендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый. 2016 елның 24 ноябрендә Руслан Шагалиев Иннополис мэры итеп сайлана, аның кандидатурасы өчен 77 кешенең 76 сы тавыш бирә[2]. 2024 елның 18 июнендә Иннополис мэры вазыйфасыннан китүен белдерә[3][4].
Remove ads
Бүләкләр
- 2016 — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте;
- 2016 — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәте;
- 2020 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте.
- 2024 ― «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен» медале[5]
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads