Рәмис Латыйпов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Рәмис Латыйпов ― журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасының, «Татмедиа» АҖ филиалы «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире (2016―2025). Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2023)[1]. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан)[2].

Кыска фактлар Рәмис Латыйпов, Туган телдә исем ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1977 елның 11 июнендә Арча районы хәзер инде юкка чыккан Яңа Әтнә (хәзер Әтнә районына кергән Яңа Әтнә авылы түгел) авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә, 1994—1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый. 1998—2005 елларда ТРК "Эфир"да редактор һәм корреспондент булып эшли. 2004—2005 елларда «Татарстан» журналында, 2005—2016 елларда ТНВ да «7 дней» тапшыруында эшли. «Татарстан», «Чаян» журналларында, «Ирек мәйданы», «Татарстан яшьләре», «Безнен гәҗит», «Отражение», «Акчарлак» газеталарында мәкаләләре басыла. 2016 елдан 2025 елга кадәр[3][4] «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, 2017 елдан «Интертат» сайты, "Атна вакыйгалары"газетасының да баш редакторы.

Журналистикадан башка буш вакытында урманнарда кырмаска ояларын эзләп, шуларны үлчәп йөри. 2019 елның октябрь аенда Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында Россиянең иң зур кырмыска оясын тапкан. 2020 елның октябрендә бу кырмыска оясы рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.[5]

2023 елның октябрендә ул җитәкләгән "Интертат" редакциясе иң татар популяр сайты дип табылды һәм Русиянең рекордлар реестрына кертелде. Сайтны бер ел эчендә 1 миллион 390 мең уникаль укучы укыган.

2025 елның февралендә үз теләге белән "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире вазифасыннан китүе хакында белдерде.

«Казан утлары» журналының 2020 елның июль санында «Салдат мәхәббәте» дигән хикәясе басылган.[6]

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре


Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads