Рәфыйк Таһиров
драма артисты From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Рәфыйк Таһиров, Рәфыйк Рөстәм улы Таһиров (1966 елның 9 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Түбән Арбаш) — драма артисты, Әлмәт татар драма театры актеры (1987 елдан), Татарстанның халык артисты (2012), Дамир Сираҗиев исемендәге (2010) һәм «Тантана» (2013, 2020) премияләре лауреаты.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1966 елның 9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Нәселе, туганлык җепләре белән булмаса да, казый Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубыйга (1869—1937) барып тоташа. М. Бубый Рәфыйк Таһировның әнисенең әбисе Наҗияне тәрбиягә алып үстергән. Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектаклендә (режиссер Илгиз Зәйниев) Наҗия образы бар. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, 1985 елда Казан театр укуханәсен тәмамлаган. Диплом спектакле — Туфан Миңнуллинның «Кәрлә - мәктәп баласы». Берничә ай «Әкият» курчак театрында эшли. 1985—1987 елларда Казакъстанда хәрби хезмәт үтеп, Әлмәт театрына кайта. 1987 елдан әлеге театрда хезмәт итә. 1994 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган.
Remove ads
Иҗаты
Р. Р. Таһиров — Әлмәт театрының әйдәп баручы артисты, бик органик актер, комедия һәм драма жанрларын тигез буйсындырып, сәхнәнең күрке була белгән шәхес[1]. Беренче елларда актер гади, шаян, үткен егетләр образларын, шулай ук пафослы рольләрдә уйнаган[2]. Тора-бара уйнаган персонажлары үзгәрә, аларның психологик кичерешләре тирәнәя, яшьлек омтылышын тыйнаклык, зирәклек, тормыш турында уйланулар алмаштыра. Иң истә калган рольләре — Мәдинә Маликованың «Йөрәк ничек түзсен?!» әсәрендәге Җиһангир, Илгиз Зәйниевның «Әрем исе»ндә Сәфәр. Режиссерлар Гали Хөсәенов, Зәкия Туишева, Фаил Ибраһимов, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында куйган спектакльләрне якын итә.
Татар театрында сирәк жанр — бер генә артист уйный торган моноспектакль әзерли: Мансур Гыйләҗевның «Микулай» әсәре (режиссеры Марас Чебодаев, Хакасия).
Башкарган рольләре
|
|
Remove ads
Фильмография

- 2018 — «Мулла» (Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә, режиссерлар Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров) — Вәлиәхмәт[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1992 — Кәрим Тинчурин исемендәге республика фестивале призы — «Иң яхшы ир-ат роле өчен» номинациясендә - «Яшь йөрәкләр» спектаклендә (Фәтхи Бурнаш) Хәйретдин роле өчен
- 1995 — Татарстанның атказанган артисты
- 2003 — Кама аръягы төбәге театрлары фестиваленың махсус призы — «Тальян моңы» спектаклендә (Шамил Бикчурин) Нәби роле өчен
- 2012 — Татарстанның халык артисты
- 2010, 2014 — «Ел актеры» (Әлмәт шәһәр башлыгы) премиясе
- 2010 — Д. Сираҗиев исемендәге премия
- 2013 — «Тантана» республика театр премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә — «Туй», Б. Брехт спектакле[4]
- 2020 — «Тантана» республика театр премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә[5]
Remove ads
Гаилә хәле
Беренче хатыны Әнисә, Әлмәт театрының элекке әдәбият бүлеге мөдире (2015 елда вафат). Кызлары Ләйлә (Сәмигуллина), юрист, Энҗе, медик.
Икенче хатыны Миләүшә, кызы[6]
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads