Рәҗәп Таййип Әрдоган

Төркия президенты (2014 тән), Төркия премьер-министры (2003-2014) From Wikipedia, the free encyclopedia

Рәҗәп Таййип Әрдоган
Remove ads

Рәҗәп Таййип Әрдоган (26 февраль, 1954 ел, Истанбул) — Төркиянең премьер-министры (2003 елның 14 марты - 2014 елның 28 августы), Төркиянең президенты (2014 елның 28 августыннан). AK Партиянең җитәкчесе.

Кыска фактлар Ватандашлык, Исем ...
Remove ads

Биография

Тууы

Ата-анасы чыгышлары буенча Төркиянең Ризә төбәгендәге Гүнәйсу районыннан. 1954 елның 26 февралендә Истанбулда дөньяга килә. 2004 елның 11 августында Грузиягә сәфәре вакытында ата-анасының Батумнан күченгән грузин гаиләсе булганлыгын әйтә.

Белеме

1973 елда Истанбул имам хатыйблар лицеен тәмамлый. Ул елларда имам хатыйб лицейларын тәмамлаучыларга югары белем алыр өчен имтиханнарга керү рөхсәте булмау сәбәпле ул шулай ук Әюп лицеенда да имтиханнар тапшыра һәм аны бетергән булып та санала.

Thumb

1981 елда Мармара университетының икътисад һәм сәүдә белеме факультетын тәмамлый.

Remove ads

Сәяси эшчәнлеге

1984 елда Әрдоган Истанбулның Бәйоглу районындагы Иминлек фиркасе бүлегенең рәисе, 1985 елда - партиянең Истанбул бүлегенең рәисе була.

1994 елда Истанбул мэры буларак сайлана.

2001 елның июль аенда Әрдоган Бинали Йылдырым белән бергә[10] Гаделлек һәм алгарыш партиясен кора.

2003-2014 елларда Төркия премьер-министры вазифасын үти.

2014 елның 28 августыннан 51.79% тавыш белән Рәҗәп Таййип Әрдоган гражданнарның туры сайлавы аша Төркия президенты вазифасына сайланды.

2017 елның 16 апрелендә узган референдумда «Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме ?» дигән сорауга сайлаучыларның 51,41 проценты уңай җавап бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча, илдә хакимиятнең күп өлеше президентка күчә.

2017 елның 21 маенда Гаделлек һәм тәрәккыят (алгарыш, үсеш) фиркасенең чираттан тыш узган корылтаенда фирка рәисе итеп сайланды. Эрдоган бердәнбер намзәт булып, 1470 делегатның 1414е аның өчен тавыш бирде. Эрдоганга кадәр премьер-министр Бинали Йылдырым фирка рәисе иде[11].

2018 елның 24 июнендә вакытыннан алда узган президент сайлауларында сайлаучыларның 52.59% тавышын җыеп, янәдән Төркия Төркиянең президенты булып сайлана. Бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора.[12]

2018 елның 9 июлендә яңадан президент вазифасына керешә. Президент буларак, югары вазифалы затларны билгели, парламентны тарата ала һәм гадәттән тыш хәл кертү турында игълан итә алачак[13].

Thumb

Рәҗәп Таййип Әрдоган - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Шәрәфле Докторы (2011) [14]

Русия һәм Төркия сөйләшүләре, 2014 елның 1 декабре. Рәҗәп Таййип Әрдоган һәм Владимир Путин, 2014 елның 1 декабре.
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads