Гөрҗистан

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гөрҗистан
Remove ads

Грузия (гөрҗ. საქართველო Сакартвело, шулай ук Гөрҗистан) — Алгы Азиядә (күпчелек инглизтелле чыганаклар дәүләтне Көнчыгыш Европага кертәләр), Кавказ артының көнбатыш өлешендә, Кара диңгезнең көнчыгыш ярында урнашкан дәүләт.

Кыска фактлар Шигарь, Башкала ...

Гөрҗистан көньякта Әрмәнстан һәм Төркия, көньяк-көнчыгышта Азәрбайҗан һәм төньякта Россия белән чиктәш.

Абхазия һәм Көньяк Осетия территорияләре грузин хөкүмәте тарафыннан идарә ителми һәм Гөрҗистан хөкүмәте буенча Россия тарафыннан басып алынган Гөрҗистан өлешләре дип саналалар. Россия һәм БМО-ның башка дәүләтләре 20082009 елларда Абхазия һәм Көньяк Осетияне бәйсез дәүләт сыйфатында таныдылар. Күпчелек көнбатыш дәүләтләре Россиянең гамәлләрен сүгеп, Гөрҗистанның территориаль бөтенлеген яклап чыгыш ясадылар. Гөрҗистан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче территория көнбатышта Абхазия, төньякта Көньяк Осетия белән чиктәш.

Абхазиядә һәм Көньяк Осетиядә үткәрелгән бөтен халкы референдумда Гөрҗистаннан мөстәкыйльлеген якланган.

Россия Федерациясе белән дипломатик мөнәсәбәтләр 2008 елда Гөрҗистан тарафыннан өзелде. Россия белән дипломатик элемтәләр Швейцария илчелеге аша үткәрелә.

Гөрҗистан 2008 елгы сугыштан соң БДБ оешмасыннан чыгып китте.

Remove ads

Географиясе

Гөрҗистан табигате күп төрле. Территориясе биек вә урта биеклектәге таулар, калулыклар, түбәнлеләр, яссытаулык вә платолардан гыйбарәт. Җөмһүриятнең төньягын Зур Кавказның урта өлеше биләп тора. Гөрҗистанның иң биек ноктасы — Шһара тавы (5068 м). Зур Кавказның Гөрҗистандагы көнбатыш өлешендә карст киң таралган, көнчыгышта яшь янартау корылмалар бар. 

Дәүләт төзелеше

Гөрҗистан — демократик җөмһүрият. 1995 елда кабул ителгән конституция нигезендә дәүләт вә башкарма хакимият башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Иң югары канун чыгаручы хакимият органы — парламент.

2017 елда кабул ителгән ил Конституциясе нигезендә, 2018 елгы сайлаулар Гөрҗистан президентын туры тавыш бирү юлы белән соңгы сайлаулар булып тора. 2024 елда булачак сайлауларда Сайлау Коллегиясенең 300 әгъзасы тавыш бирәчәк. Сайланган президентның вәкаләтләре чикле булачак[7].


Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads