Салават Фаязов
хәрби очучы, корпус командиры From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салават Фаязов, Салават Фоат улы Фаязов (Салават Фаатович Фаязов; 1958 елның 12 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Калинин районы, Иске Кадермәт) ― очучы, генерал-майор, корпус командиры. Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы (2001)[1]
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1958 елның 12 ноябрендә Татарстан АССР Калинин (1959 елдан Актаныш) районы (хәзер Иске Сәфәр авыл җирлегенә керүче) Иске Кадермәт авылында колхозчы гаиләсендә туган[2].
Пучы урта мәктәбен тәмамлагач (1976), Ставрополь шәһәрендәге һава һөҗүменнән саклану очучылары һәм штурманнары югары хәрби авиация училищесына[d] укырга кергән[1].
1980 елдан[3] ― Амурдагы Комсомольск шәһәрендә истребитель авиаполкында очучы. Су-15[d] юл кисүче очкычында, Су-27 истребителендә, соңрак МиГ-31 истребителендә очып, ил күген саклаган, өлкән очучы, бүлекчә командиры, эскадрилья командиры урынбасары, экадрилья командиры булган. Гомеренең 2500 сәгатен һавада үткәргән[1].
1988 елдан Г. К. Жуков исемендәге һава һөҗүменнән саклану хәрби команда академиясендә[d] укыган[1].
Хәрби академияне тәмамлагач, Мурманск өлкәсе Кола районы Килпъявр[d] бистәсендә, Яңа Җир архипелагының Южный утравында урнашкан А́мдерма-2[d] хәрби аэродромында, Архангельск өлкәсе Котлас шәһәрендә полк авиаочышлар куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы, командир урынбасары булып хезмәт иткән[1].
1996 елдан Ленинград өлкәсендәге авиаполк командиры, тагын 3 елдан Санкт-Петербургта урнашкан һава һөҗүменә каршы корпус командиры итеп билгеләнгән[1].
2000 елда Архангельскига дивизия командиры итеп күчерелгән[1].
2002 елдан ― Тверь өлкәсе Ржев 32нче һава һөҗүменнән саклану корпусы командиры урынбасары[1].
2005 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль штабының академиясенә[d] укырга кабул ителгән. Академияне тәмамлагач, корпус[d] командиры итеп билгеләнгән[1].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Кызыл Байрак ордены
- 2001 елның 4 августы ― Россия Федерациясенең атказанган хәрби очучысы[d] ― авиация техникасын үзләштерүдәге аерым казанышлары, очучы кадрларны тәрбияләүдә һәм укытуда югары күрсәткечләре һәм хәрби авиациядә күпьеллык авариясез очу эше өчен[1].
Шәхси тормышы
Гаиләле. Хатыны Рәзинә Фаиз кызы (Актаныштан). Балалары: кызы һәм улы[1].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads