Салагыш
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Салагыш — Татарстан Республикасының Әгерҗе районындагы татар авылы. Әгерҗе шәһәреннән 73 чакрым көньякта, Әҗәү елгасы буенда, Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан.
Почта индексы — 422214.
Remove ads
Авыл исеме
Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә "сул агыш" сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г. Саттаров "сала" сүзенең мәгънәсен "тармак, кушылдык" дип аңлата. Ягъни бу очракта "Салагыш" елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән. Хәзерге Балтач районындагы Салавыч авылы да Салагыш кебек үк элекке документларда "Салауши" дип йөртелгән. Кайбер хезмәтләрдә бу ике авылны бутау очраклары да бар[чыганагы?].
Remove ads
Тарихы
Авылга нигез салынган вакыты
Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле түгел. 1722 елда авылның булганы билгеле.[3] Кабер ташлары буенча Хиҗри 1098 һәм 1069 еллары белән (Ул Милади елның 1687 һәм 1658 сәнасына туры килә).[3][4] Авыл халкындагы бер риваятьтә Салагыш 1750 нче елларда гына нигезләнгән дип сөйләнә. Кайбер чыганаклар буенча 1651 елда нигез салынган дип аңлатыла.[3]
Татар шәҗәрәләрен өйрәнгән галим М. Әхмәтҗанов язганга караганда Салагыш авылына XVII йөз башында Нократ татарларыннан Җәнчүр токымы (тарихта бу шәхеснең XVI йөз ахыры - XVII йөз ашында яшәгәнлеге мәгълүм) нигез салган[4]. Авылда сакланган риваятьләрдә дә Нократтан килгән Җанчуриннар турында сөйләнә. Җанчуриннар исеменә бирелгән грамота да мәгълүм. Салагыш авылы халкына 1600 елның 15 июлендә Патша грамотасын биргәне[3]
Авыл нәселләре
Авыл нәселләре Нократ татарларыннан һәм бийләреннән килеп чыккан дип санала.
Remove ads
Хәтер
2015 елда Салагыш мәктәбенә Советлар Берлеге Каһарманы Гали Шәмсетдинов (1915-1944) исеме бирелә. Биредә ул 1938-1939 елларда мәктәп директоры булып эшләгән[5].
Географиясе
Климаты
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[6]. Уртача еллык һава температурасы 3.4 °C.[7]
Хуҗалыгы
1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1937 елда Пушкин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1968 елда аның составына Мадьяр һәм Яморза авыллары колхозлары керә. 1994 елдан “Идел” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.
Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.[8]
Халкы
1859 елда – 1726,
1887 елда – 2433,
1905 елда – 2959,
1920 елда – 3690,
1926 елда – 2896,
1938 елда – 2023,
1958 елда – 1323,
1970 елда – 1138,
1979 елда – 556,
1989 елда – 768,
2002 елда – 611,
2010 елда – 623,
Remove ads
Күренекле кешеләре
Г.Г.Әминев (1914–1993) – тел галиме, Алабуга педагогика институты ректоры (1953–1960);
Ю.Ш.Әминов (1921–1982) – драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Д.Г.Вәзиева (1907–1989) – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты;
Э.Г.Гадел (Гаделов) (1936–2002) – “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио дикторы, шагыйрь, тәрҗемәче, журналист;
Л.К.Гадил (Гадилев) (1894–1915) – язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе;
Тәммимдар Мохит (1919–2009) – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, Токио шәһәренең төрки-мөселман җәмәгате башлыгы (Япония);
Р.Г.Хәбибуллин (1941 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, галим агроном, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
Ф.Х.Хәбибуллин (1940 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның атказанган агрономы.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads